Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 17.04.2020г. - анонс (12+)

17 апреля 2020, 14:25

988

0

0

17 апрель кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең бүгенге чыгарылышта:

Бүген, 17 апрель, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).


Эфирда түбәндәге сюжетлар эфирга чыгачак:

1) Яхшылык эшләүнең, игелек кылуның юллары чиксез күп. Илдәге вәзгыять белән бәйле рәвештә бу атнада матди хәле  авыр  булучы күпбалалы гаиләләргә алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты ,хәйрияче Марат Галиев исеменнән республикабызның ике районында азык-төлек пакетлары тапшырылды. Бу көннәрдә без аның белән видеоэлемтәгә кереп,күпме азык-төлек пакеты әзерләнүе һәм аның кемнәргә тапшырылуы хакында белештек.

2) Теләче Һәм Саба районында үзенең изге эшләре белән билгеле тагын бер шәхес ул – Рифкать Шафиков. Бу көннәрдә дә ул мохтаҗ кешеләр язмышына битараф калмады. Чираттагы сюжет шул хакта.

3) Язгы –җәйге чорда янгыннарның артуы күзәтелә.Моңа каршы көрәш максатында ТРсы буенча 10нчы апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелде. Аның шулай иртә башлануы быелгы язның гадәттәгедән иртәрәк килүе һәм җирнең коры булуы белән дә бәйле. Бу чорда  таләпләр дә катгый куела, штрафлар да зур суммаларда билгеләнә.Тулырак Райлә Галәвина әзерләгән хәбәрдә.

4) Татарстанда 6 апрельдән барлык мәктәп укучылары да дистанцион режимда белем ала. Бу атнада күп балалы һәм аз тәэмин ителгән, чыгарылыш сыйныф укучылары булган гаиләләрдәге  укучыларга планшетлар тапшырылды. Саба гимназиясендә  исә  19 бала планшет алды.

5) Бу атна ахырында, ягъни 19 нчы апрель, якшәмбе көнне христиан динендә булучылар Олы көн уразасы тәмамлану һәм Христосның яңадан терелү көнен бәйрәм итәчәкләр. Пасха алдыннан православие динендәгеләр ураза тота. Пост вакытында сөт, балык, йомырка һәм итле ашлардан баш тарталар.  Һәм озакка сузылган посттан соң мул табын әзерлиләр. Элек-электән килгән гореф-гадәт буенча бәйрәм куличлары пешерелә, йомыркалар буяла. Әлеге ризыкларны изгеләндерү дигән төшенчә дә яши. Бу көнне христиан халкы, бер-берсенә изге теләк әйтеп, йомырка бүләк итә. Тормыш символы булган йомыркаларның саны күбрәк булган саен, шатлык-сөенечләр дә чиксез була дип санала, диләр. Бу көннәрдә без Байлар Сабасында яшәүче керәшен татары Людмила Кашапова белән очрашып, бәйрәмгә әзерлек барышы белән танышып кайттык.

6) Татарстанда коронавирус таралу сәбәпле, гыйбадәтханәләргә йөрү рәсми рәвештә тыелды. Бу турыдагы карарга ТР премьер-министры Алексей Песошин кул куйды. Рус Православие чиркәве дин тотучыларны якындагы атналарда, шулай ук Олы көндә дә өйдә генә келәү итәргә һәм чиркәүләргә йөрүдән тыелырга чакыра. Быел күпләр чиркәүләрдә кулич, йомырка һәм пасханы аруландыру кебек гадәти йолаларны үти алмаячак. Аларны изге су белән өйдә генә дә аруландырырга була, Олы көн укуларын һәркем үзе укый ала. Күп кенә дин тотучылар, руханилар чакыруына ияреп, быел Татарстан митрополиясенең онлайн сайтында яки федераль каналларда ТВ-трансляциядә бәйрәм келәвендә катнаша алалар.

7) Республика мәчетләрендә җәмәгать һәм күмәк чаралар, шул исәптән намазлар вакытлыча туктатылды. Әмма кирәк булса дежур имамнар калды. Килеп туган эпидемиологик шартларда дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү беренче урында тора . Алдагы сюжет Саба җәмигъ мәчетеннән әзерләнде.

8) Матурлыкны күрергә, тоярга мөмкин. Һәм аңа  мәңгелеккә  һәйкәл куеп була.Бәхетебезгә, тирә-ягыбызда шул матурлык - гүзәллекне күрә белүчеләр, күрсәтә белүче затлар бар. Шуларның берсе белән хәбәрчебез Диләрә Җаббарова танышып кайтты.

9) Имбирь тамырының сәламәтлек өчен никадәр дәрәҗәдә файдалы булуы хакында һәркем белә. Һәм аннан файдаланучылар да көннән-көн арта. Ә менә Байлар Сабасында яшәүче Фалиянур апа Вәлиева бу яшелчәне үз өендә үстерү хәстәренә керешкән. Аның бу культураны үстерү серләре һәм башка мавыгулары белән Гөлназ Гатауллина танышты.

10) 30нчы апрельгә кадәр игълан ителгән үзизоляция чорында өйдә утыру иң актуаль һәм мөһим темаларның берсе.  Шул исәптән райондашларыбыз да өйдә утырырга, үзенә файдалы шөгыль табарга тырыша. Соңгы вакытта инстаграм битендә өйдә утыр хештегы аеруча популяр. Халык активлашты – җырлыйлармы, бииләрме, физкультура, рәсем ясыйлармы – барысын да социаль челтәргә эләләр. Райондашларыбыз,  Сәрдә авылында яшәүче Ибатуллиннарның  үзизоляция чорында ничек яшәүләре һәм  Байлар Сабасындагы Алим Шәмсетдиновның физик күнегүләр ясавына күз салырбыз.  

 

Ә сез өйдә утырганда ниләр белән шөгыльләнәсез? Телефонга төшерегез, #сабадулкыннарыбелэнөйдэ / #сабадулкыннарыбеләнөйдә хэштегы белән билгеләп үзегезнең инстаграм битегезгә кертегез.
Яисә безнең директка(@trksabadulkynnary) юллагыз.. Барлык видеоларыгызны без сториска куеп барачакбыз.
Ә иң кызыклы видеоязмалар телевидение чыгарылышында урын алачак.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев