Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 17.01.2020г. - анонс (16+)

17 января 2020, 13:25

1015

0

0

Бүген, 17 нче январь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Бүген, 17 нче январь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

"Атна" инф. программасында түбәндәге сюжетлар урын алачак:

14 нче гыйнвар көнне Лесхоз урман хуҗалыгы яңа 2020 нче елга аяк баскач беренче мәртәбәле кунакларны кабул итте. Эш сәфәре белән РФ Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы Сергей Аноприенко, ТРсы урман хуҗалыгы министры Равиль Кузюров килде.

Район  эчке эшләр бүлеге бу атнада коллектив һәм район башлыгы Рәис Миннеханов катнашында 2019 елга йомгак ясау утырышын үткәрде.

14 гыйнвар көнне “Әллүки” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче нәниләр Саба  электр челтәрендә һәм район үзәк хастаханәсендә булдылар. Экскурсия Саба “Балаһөнәр” проекты кысаларында оештырылган иде.

Гаилә хәлләре актларын теркәү бүлеге мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2019 нчы  елда район буенча 169 пар законлы рәвештә үз никахларын теркәгән. Быел исә яңа елның 1нче 16 көнендә 4 пар язылышты, яшьләрдән тагын 3 гариза кергән.  Ә менә Яңа 2020нче елда үз никахларын беренче булып кемнәр теркәгән? Безнең чыгачак сюжетта.

2020 елда 90 яшен билгеләп үтүче юбилярларны тәбрикләү дәвам итәчәк. Ил, республика һәм район күләмюбилейлар елында 80нән артык райондашыбыз үз гомер юбилейларын билгелиячәк. Быел анын беренчесе Иләбәр авылында яшәүче Кафия апа Даутова булды.

Миңгәр авылында гомер итүче Сөембикә әби Зиннурова 90 яшьлек юбилеен билгеләде.

Оет авылында гомер итүче Хәкимә әби Закированы 103 яшьлек олугъ бәйрәме белән район башлыгы Рәис Миннеханов тәбрикләде.

12 гыйнвар көнне Тимершык авылындагы ачык шугалакта Гәрәев Илнур Гәбделбәр улы истәлегенә багышланган  хоккей ярышы үткәрелде.

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев