Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 16.09.2022г. - анонс (12+)

16 сентября 2022, 08:39

368

0

0

Бүген, 16 нчы сентябрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:  

1) Елның 256 нчы көнендә программистларның рәсми булмаган бәйрәме билгеләп үтелә, чөнки әлеге сан бер байт ярдәмендә белдереп була торган саннар күләме. Кәбисә елында бу бәйрәм - 12 сентябрьгә, ә кәбисә булмаган елларда 13 сентябрьгә туры килә. Әлеге чара уңаеннан Саба урта мәктәбендә район башлыгы Рәис Миннеханов, Казан шәһәренең “Андромеда” техномәктәбе программистлары белән очрашу, мастер класслар үтте.

2) Районыбызда ел саен  үткәрелә торган Кабак бәйрәмен яраталар һәм көтеп алалар. Быел ул Сабаның үзәк мәйданында 19 нчы тапкыр үткәрелде.

3) 9 нчы сентябрь көнне  Саба йөзү бассейнында массакүләм ярышлар узды. Ул Татарстан Республикасында йөзү хәрәкәте башлануның 100 еллыгына багышланды.

4) Узган ялларда «Олимп» стадионында диңгез флотында хезмәт иткән ветераннар арасында мини футбол буенча районара турнир оештырылды.

5) Быел кайсы гына хуҗалык басуына килеп чыкма, кояшка тартылган, киң яфраклы кукурузлар сокландыра. Районыбыз кырларында да ул шактый мәйдан били. Бу атнада ҖЧ «ПМК» җәмгыяте басуларында “Сингента” вәкилләре катнашында киңәшмә узды.

6) Сентябрьнең һәр өченче якшәмбесендә урман хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Саба урманчылары быел да традицион бәйгегә тугры калды.

7)Кичә Теләче районында яшәүче Социалистик Хезмәт герое, Ленин ордены иясе Гөлбикә Кәримова үзенең туган көнен билгеләп үтте. Хезмәт героен гомер бәйрәме белән безнең район делегациясе дә котлады.

8) Узган ялларда «Сабантуй» мәдәни-спорт комплексы биләмәсендә велоузышлар оештырылды. Ярышларда районыбызның 50 дән артык велосипед спортын үз итүчеләр катнашты.
 
 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев