Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 15.10.2021г. - анонс (12+)

15 октября 2021, 10:26

1112

0

0

15 нче октябрь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген 15 нче октябрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:

1) Узган атна ахырында Иске Мичән авылында  Зөбәрҗәт чишмәсе ачылды. Авыл уртасында мәчет янәшәсендә бик матур итеп эшләнгән чишмә, аның янындагы  Хәйрия бакчасы авылны тагын да нурлы, җанлы итә. Чишмә ачылышы авылдашларны да бергә очраштырды.

2) Район тормышын юллардан башка күз алдына китерә алмыйбыз икән, димәк, әлеге тармакларда эшләүчеләрнең дә җәмгыятьтә роле зур. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш - бер генә өлкәдәге эшчәнлек тә юллардан башка тормышка ашырылмый.Бу якшәмбедә исә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы коллективы бәйрәмне зур участокларда эшләрне төгәлләп каршы ала

3) Бүген, 15 нче октябрьдә Россия Федерациясендә халык санын алу башланды. Ул бер ай дәвам итәчәк. Әлеге чара җанисәбен алудан тыш, киләчәктә илнең якындагы елларга социаль-икьтисадый үсешен билгеләүне, илкүләм проектларда өстенлекле юнәлешләрне ачыклауны да күздә тота. Бу хакта тулырак мәгълүмат ирештерү өчен без район статистика бүлеге җитәкчесе Руслан Сафин белән әңгәмә кордык.

4) Узган шимбәдә районыбызга фехтование буенча олимпия чемпионы Марта Мартьянова килде. Әлеге спорт төре белән шөгыльләнүчеләр өчен бу күптән көтелгән, бәйрәмгә тиң көн булды. “Саба- Арена” спорт сараеннан әзерләнгән материалга күз салыйк.

5) Туган илем, гаиләм, иптәшләрем алдында үрнәк шәхес булырга сүз бирәм! Узган шимбәдә Икшермәдәге кадет интернат-мәктәбе укучылары тантаналы шартларда ант кабул итте. Кадетлар корпусында быелгы уку елында Саба һәм күрше-тирә районнардан килгән 200гә якын бала белем ала. Аерым мәктәп программасын үзләштерүдән тыш алар хәрби хәзерлек дәресләре дә үтәләр.
 
6) Газдан саксыз файдалану аркасында бәхетсезлек очраклары булып тора. Кызганычка каршы, мондый хәлләр гадәттә күпләп кеше үлеменә китерә. Фаҗига сәбәпләренә килгәндә, күпчелек очракта  җиһазларның төзексезлеге, газдан файдаланганда кагыйдәләрне бозу тора. Саба газ идарәсе хезмәткәрләре куркынычсызлык таләпләрен саклау кирәклеге хакында исегезгә төшерә.

7) Россиядә октябрьнең өченче якшәмбесендә, ягъни 17 октябрьдә Әтиләр көне билгеләп үтеләчәк. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин имзалаган боерык хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән иде. Документта бу көн «гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әтинең әһәмиятен арттыру максатларында» билгеләнгән диелә. Янәшәбездә гаилә тормышын җигелеп тартучы, балаларына төрле яктан үрнәк яисә хатыны вафатыннан соң балаларын ялгызы тәрбияләүче күпме әтиләр яши. Алдагы сюжетта шундый әтиләрнең берсе белән таныштырырбыз.

8) Ә хәзер, спорт яңалыклары хакында. 4-11нче октябрь көннәрендә Италиянең Феррара шәһәрендә Европа трисом уеннары узды. Анда Саба кызы Ләйсән Зарипова да катнашып уңышлы чыгыш ясап кайтты.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев