Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 15.05.2020г. - анонс (12+)

15 мая 2020, 14:28

1153

0

0

15 май кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Бу чыгарылышта:

Бүген, 15 май, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал). Шулай ук хәзер "Атна" инф. программа  безнең ВК төркемебездә шул ук вакытта туры эфирда күрсәтелә https://vk.com/trk_saba__dulkynnary_group

Эфирга чыгачак сюжетлар:

1) Чәчәкле 9 нчы май.Бөек Җиңүнең 75 еллыгын райондаш батырларыбызны минут тынлык белән искә алып, һәйкәлләргә чәчәкләр салдык.

2) 2020нче елның 9нчы май көне Көек авылы халкы өчен тарихи мизгелле бәйрәм булып калыр.Бөйрәм иртәсендә биредә Җиңүнең 75 еллыгы уңае белән – стелла ачылды.Ул авыл үзәгендә мәдәният йорты ишегалдында төзелә. Игенчеләре чәчү кампаниясен төгәлләү алдында.

3) Районыбыз игенчеләре чәчү кампаниясен төгәлләү алдында.

4) 18 май илебездә музейлар көне буларак билгеләп үтелә. Дөрес , быел музей хезмәткәрләре үзләренең бәйрәмнәрен башкачарак каршы алалар.

5) Шәмәрдән тимер юл станциясе сугыш елларында фронт белән тыл арасын тоташтыручы күпер ролен үти. Нәкъ менә биредә шушы хатирәләрне саклап хәзер җиңү паркы булдырылды.Хәрби техникалар, стелла, сугышчан авылдашларның исемнәре язылган хезмәтләр каршында хәркем үзенә бай мәгълүмат туплый ала.Шушында Җиңү бәйрәмнәрен шәмәрдәнлеләр тантаналы шартларда каршылыйлар иде. Быел инде ул утә тыйнак формада узды.


6) Татар Икшермәсе һәм Иске Икшермә авыллары өчен быелгы 9 май Җиңү бәйрәме аеруча истәлекле булды.Ике авылда да Бөек ватан сугышында Һәлак булган һәм яу кырыннан исән-сау кайтып вафат булган авылдашлар истәлегенә һәйкәлләр ачылды.

7) “Тату гаилә - бәхетле гаилә”, -ди халкыбыз. Ә нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “җанга шифалы ял” дигән, ә икенчесе “психологик сыену урыны” дип атаган. Гомерне ничек матур мәгънәле үткәрергә дигән сораулар белән без Байлар Сабасында яшәүче Самариннар гаиләсенә мөрәҗәгать иттек. Бүген 15нче май ил күләмендә гаилә көнен бәйрәм итә.

8) “Гомерләре моңлы бер җыр иде...”. Сүзебез, районыбызның күренекле шагыйре, “Яратам мин сине җирем, Тургаем”, “Ана сүзе” китаплары һәм 10 меңнән артык шигырь, җыр текстлары авторы, җәмәгать эшлеклесе, якташыбыз Зөфәр Гәрәй улы Шәйхетдинов турында.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев