Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 15.04.2022г. - анонс (12+)

15 апреля 2022, 13:08

811

0

2

15 нче апрель кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 15 нче апрель, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:

1) 7 апрель көнне Саба аграр көллияте базасында һөнәри осталыклар буенча бөтенроссия олимпиадасының республика этабы булып узды. 10 районнан килгән егетләр авыл хуҗалыгы техникасына ремонт, эксплуатацияләү буенча теоретик һәм практик белемнәрен сынады. 

2) Гаилә элемтәләрен ныгыту һәм буыннар чылбырын өзмәү максатыннан 8нче апрель көнне район мәдәният йортында “Гаилә тарихында гасырлар авазы - Тарихта без эзлебез ” Нәсел шәҗәрәсе” бәйгесенең зона этабы үтте. Анда Арча, Кукмара, Балтач, Питрәч, Мамадыш, Саба районнарыннан 6  гаилә катнашты. Әлеге киң колачлы чараны ТРсының Архив эше буенча Дәүләт комитеты җитәкли. Без әзерләгән хәбәр.

3) Районыбыз оешма, предприятиеләре арасында игълан ителгән “Җырлыйк әле” шоу проекты кызганнан-кыза. Көн саен диярлек кайсы да булса авыл мәдәният йортында концертлар уза. Кичә мәсәлән Саба күптармаклы коммуналь хуҗалыгы  Явлаштау халкына күңелле тамаша бүләк итте. Мизгелләр безнең күзәтүдә.

4) Календарь язның якынлашуын искәртә. Шуның белән бергә , игенчеләрнең эш – мәшәкатьләре дә башлана. Уңышны формалаштыруга исә, язгы кыр эшләренә кадәр үк нигез салына. Махсус комиссия районыбызның “Игенче”, “Курсабаш” җәмгыятьләрендә, “Әхмәтов” крестьян-фермер хуҗалыгында булып, орлык агулау техникаларының төзеклеген , эшкә әзерлеген тикшерде.

5) Агымдагы – 2022нче ел Ил күләмендә халкыбызның мәдәни мирасын саклау елы исеме астында үтә. Илебездә яшәүче халыкларның мәдәни мирасы сагындагы киңкырлы эшчәнлекнең күпчелек өлеше, мәдәният, китапханә өлкәсендә хезмәт куючылар җаваплылыгына төшә. Бу юнәлештә безнең Саба үзәк китапханәсе дә тырышып хезмәт куя.

6) Изге Рамазан ае дәвам итә. Көне буе ризыктан тыелган мөселман кардәшләребез кичләрен ифтар ашларына җыела. Гореф-гадәтләр, йолалар яңара. Аларның асылында дини тәрбия дә ята.

7) Узган ялларда Сабантуй спорт комплексында конкур буенча ярышлар узды. Республика районнарыннан килгән, ат спортын үз итүчеләр каршылыклар аша сикереп беренчелек өчен көч сынашты.

 

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев