Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 15.01.2021г. - анонс (12+)

15 января 2021, 13:02

1063

0

0

15 нче январь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 15 нче январь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).


1) Яңа ел алдыннан Татарстан Дәүләт Советы депутатлары “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясе оештырды. Ул “Минем белән хыяллан” Бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан хуплану алып акциядә Россия Президенты Владимир Путин да катнашты. “Теләкләр чыршысына” юлланган теләкләрне безнең җирлектә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов чынга ашырды.

 

2) Теләкләр чыршысы” Яңа ел акциясенә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский да килеп кушыла. Ул Татарстан республикасыннан 5 баланы сөендерә.Аларның Кыш бабайга язган хатларындагы хыялларын тормышка ашыра.Телефон, телевизор, велосипед, ноотбуклар  бүләк итә. Симет авылыннан Сәид Талиповнын мәсьәлән тәгәрмәчле дусты булды.

 

3) Радио, тв тапшыруларын халыкка җиткерү, кәрәзле телефон элемтәсен тәэмин итү боларның барысын да Шәмәрдән телерадио үзәге башкара. Ел ахырында ул үзенең 25 еллыгын билгеләп узды. Коллективны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов, ТРсы телерадиотапшырулар үзәге җитәкчесе Владимир Якимов котлады.

4) Сабабаш авылы халкының шатлыгы зурдан. Яңа ел каникулларында биредә модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ул "Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында төзелгән. Тантанада безнең иҗат төркеме дә катнашты.

5) 8 гыйнварда район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә елның беренче никах тантанасы булды. Югары Симет авылында яшәүче Айзат һәм Сиринә Шәйхлиевлар язылышты.

7) Сабый туу һәр гаиләдә көтелгән зур сөенче.Ә инде балаң елның беренче сабые булып дөньяга килсә, бу шәхси бәхеттән бигрәк , район күләмендәге куанычка әверелә.Бездә күп еллардан бирле районыбызның ел башында туган тәүге баласын тантаналы шартларда бала тудыру бүлегеннән өенә озату гадәте яшәп килә.Мишәбаш авылыннанХәмитовлар гаиләсе нәкъ менә шушы вакыйга шахитләре булдылар.Тулырак Раилә Галәвина хәбәрендә.

8) Көек авылында гомер кичерүче Равил Әхмәтов үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Матур итеп җырлый, тормышының һәр көнен ямьгә күмә белә ул. Юбиляр белән Ә.М аралашып кайтты.

9) 12 нче гыйнвар - Прокуратура хезмәткәрләре көне иде. Ул Россия Федерациясендә 1996 елдан башлап билгеләп үтелә. Гражданнарның иреген һәм хокукын, законлылыкны саклау, җинаятьчелек белән көрәш, хакимият органнары эшчәнлеген күзәтү кебек гамәлләрдә төп роль - прокуратура хезмәткәрләрендә. Бәйрәм уңаеннан игътибарыгызга Саба районы прокуроры Зөфәр Абитовның мөрәҗәгатен җиткерәбез.

10) Спорт яңалыклары (чаңгы, хоккей).

 

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев