Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 14.10.2022г. - анонс (12+)

14 октября 2022, 14:26

373

0

0

Бүген, 14 нче октябрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).


1) Үзебезнең җирлек эшмәкәрләре җитештергән товар, продукцияләр һәрвакыт зур сорау белән үтә. Һәм аларны барсын бергә ярминкәләрдә генә күреп, кулга алып, авыз итеп була.Сәүдә эшенең бу ысулын халык менә шуның өчен дә көтеп ала. Узган шимбәдә сабалылар өчен көзге ярминкә оештырылды.

2) Районыбызда яшелчәчелек белән шөгыльләнүче фермерлар күп түгел.Чөнки эшмәкәрлекнең бу тармагы үзеңнән иң элек күп чыгымнар сорый. Утырту, эшкәртү, уңышны җыеп алу  өчен техникасына, кул хезмәтенә кешеләргә түләгән акчаларны санасың, бу эшкә тотынасы да юк диеп уйларга була. Әмма Юлбат авылыннан Илдар Сафин тәвәкәлли. Ул менә икенче ел гаиләсе белән пай җирендә кишер үстерә.Фермерлыкның бу юнәлешендә барлык серләргә әле төшенеп кенә килә. Кишер басуында хәбәрчебез Райлә Галәвина булып кайтты.
3) Түбән Камада Татарстан Республикасы төбәк телекомпанияләренең “Кама бризы” дип аталган икенче фестивале узды. Фестивальне «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татмедиа» АҖ, Түбән Кама хакимияте һәм НТР медиахолдингы оештырган. Әлеге чарада безнең иҗат төркеме дә булып кайтты.

4) Өлкәннәр ункөнлеге тәмам. Шулай булуга да карамастан, әлеге категориядәге гражданнарга карата хөрмәт һәм игътибар ел әйләнәсе дәвам итә. Борчыган мәсьәләләр дә вакытында хәл ителә. Узган атнада алар район китапханәсендә түгәрәк өстәл артында иң еш очрый торган сорауларга җитәкчеләр җавабын ишетте. 

5) Һәркем бу тормышта үзенчә юл яра, аны лаеклы итеп үтәргә тырыша. Ә мактаулы гомер – бу дөньяга юкка килмәгәнлегеңге раслаучы дәлил. Байлар Сабасында яшәүче, Шәмәрдән икмәк кабул итү предприятиесендә хезмәт куючы  бертуган Вәлиевлар да куйган максатларына ирешеп, алга тагы да матур планнар куеп, хезмәтләренә тугъры калып гомер баскычыннан атлыйлар. Тормышта да, җәмгыятьтә дә абруйлы Фәнис белән Тәбрис әфәнделәр бу көннәрдә үзләренең 60 яшьлек юбилейларын каршы ала.

6) 2-9 нчы октябрь көннәрендә Сочи шәһәрендә “Без бергә . Спорт.” исеме белән халыкара паралимпия ярышлары булып узды. Анда Саба районы спортчылары да катнашты. Бу атнада Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов спортчылар һәм тренерлар белән очрашты. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев