Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 13.05.2022г. - анонс (12+)

13 мая 2022, 11:37

1747

0

0

13 нче май кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 13 нче май, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:


1.Бу атна иң зур бәйрәм – Җиңү көне белән башланып китте. Җиңү юлы җиңел түгел. Ул көнне күрү һәркемгә насыйп та булмаган.

2. 77 ел элек бөтен ил өстенә килгән афәтне җиңүгә бары тик кешеләрнең бердәмлеге, туган илебезне яратуы нәтиҗәсендә генә ирешелде. Илебез яулаган җиңүдә шәмәрдәнлеләрнең дә лаеклы үз өлеше бар. Биредән узучы  тимер юлдан  фронтка исәпсез хисапсыз вагоннар озатыла. Шул мәйданда халык 7 май көнне Җиңү парадын каршылады.

3. 8нче май көнне районыбыз авылларында да Бөек Җиңү көненә багышланган митинглар үтте. Пүкәл авылында бу көнне яу кырында башларын салган авылдашлары истәлеген мәңгеләштергән монумент-һәйкәл ачылды.

4. 2022нче елның 8нче май көне дә Төбәк авылы халкы өчен – тарихи мизгелле бәйрәм булып истә калыр. Биредә Җиңүнең 77 еллыгы уңае белән һәйкәл стелла ачылды. Ул авыл үзәгендә - мәдәният йорты ишегалдында төзелә.

5. 8нче май көнне эш сәфәре белән Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Саба районына килде. Ул төбәгебездә православие динен тотучылар яшәеше һәм храм эшчәнлеге белән танышты.

6. Гармунчының урыны һәрвакыт түрдән: йөрәктә дә, туй-мәҗлестә дә, бәйрәмдә дә. 8 май көнне район мәдәният бүлеге тарафыннан “Яңгырасын гармун моңнары” исемле бәйрәм үтте. Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елына багышланган чарада 300 гә якын гармунчы катнашты.

7. Шәмәрдәндәге «Яшьлек” спорткомплексында бу атнада самбо көрәше буенча ачык республика турниры үтте. Республика район һәм шәһәрләреннән килгән самбочылар көч сынашты.

8. Ямьле Саба яр буен кыш көне чаңгычылар үз итсә , көннәр җылытуга җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләр биредә үткәрелә торган ярышларны көтеп алалар. 7 май көнне исә биредә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган йөгерү ярышлары булып узды.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев