Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 12.08.2022г. - анонс (12+)

12 августа 2022, 14:08

1263

0

0

12 нче август кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 12 нче август, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:  

1) Бүген үзәктә - иген, икмәк язмышы. Басуларда үстерелгән ашлыкны һава торышы явымсыз торганда, югалтуларсыз җыеп алу төп бурыч булып тора. Бүгенге көндә район буенча 2400 гектарда ашлык суктырылып, бер гектардан уртача 37 центнердан артык уныш чыга.

2) IT тармакта профильле белем үсеше – бүгенге көннен иң мөһим юнәлеше санала. Шуны аңлаган хәлдә безнең районда мәктәп укучыларын программалаштыру серләренә төшендерү буенча киң кырлы эшчәнлек алып барыла. Җәйге чорда да бу эш тукталмый дияргә кирәк. Мәсәлән бу көннәрдә Саба аграр көллияте базасында августның 8еннән 19ына кадәр вакытны колачлаган программалаштыру һәм робот техникасы буенча җәйге укытулар бара.

3) Районыбызда төзелеш  эшләре елдан-ел киң колач белән алып барыла. Бүгенге көндә  федераль һәм республика проектлары кысаларында 60ка якын объект төзелеше һәм ремонт эшләре бара. 14 төзелеш оешмасы район үзәге һәм авылларда эш җәелдергән. Байлар Сабасындагы Аграр көллият өчен өстәмә тулай торак төзелешенә башкаланың “АлтынГрупп” төзелеш компаниясе алынган. Биредә хәзерге вакытта 50дән артык төзүче хезмәт куя. Ә алда - әлеге һөнәр ияләре көне. Быел ул 14нче августка туры килә. 

4) Узган атна ахырында Түбән Симет авылында яшәүче Фариз абый Харисовка 90 яшь тулды. Юбилярны Саба районы халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Симет җирлеге җитәкчеләре тәбрикләде. РФсе Президенты Владимир Путинның котлау хаты, бүләкләрне юбиляр чын күңелдән рәхмәт әйтеп кабул итеп алды.

5) Физкультурачылар  көне совет чорыннан мирас булып калган күпсанлы бәйрәмнәребезнең берсе. Ул 1939нче елдан башлап билгеләп үтелә. Спортчылар, тренерлар, физкультура укытучылары, шушы тармакта хезмәт куючылар, кыскасы физик культураны, спортны, сәламәт яшәү рәвешен яратучылар аны үз бәйрәмнәре итеп саныйлар. Безнең районда спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр тә тудырылган һәм алардан файдаланучыларның уңышлары да бик күп. Физкультурачылар көне уңаеннан Олимп стадионында бәйрәм чарасы узды.

6) 5-7 август көннәрендә Сабаның “Аргамак” картодромында  Бөтенроссия категорияле судья, Татарстанның автомобиль спорты Федерациясенең трассалар буенча комитет рәисе, “Титан” картинг кече академиясе Президенты Евгений Львович Шафрановның якты истәлегенә беренче бөтенроссия ярышлары үткәрелде.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев