Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 12.06.2020г. - анонс (12+)

11 июня 2020, 11:22

1043

0

0

12 нче июнь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Иртәгә, 12 июнь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал). Шулай ук хәзер "Атна" инф. программа  безнең ВК төркемебездә шул ук вакытта туры эфирда күрсәтелә https://vk.com/trk_saba__dulkynnary_group

Эфирга чыгачак сюжетлар:

1) Татарстанда миллион ярым  кеше социаль ярдәм ала. Саба районында 13 мең кешегә 18 төрле түләүләр белән  8 миллионнан артык  финанс ярдәме  таратыла.

2) Җәйге каникул дәвам итә. Саба гимназиясендә белем алучылар райондагы 40 тан артык оешмада хезмәт куя.

3) Атна башында илебезнең мәрхәмәтлелелек, риясызлык, фидакарьлек үрнәкләре күрсәтүче иң күркәм һөнәр ияләрен зурладык. Сүзебез- социаль хезмәткәрләр турында. Һөнәрләренең исеменнән үк күренгәнчә - алар гел ярдәм итүдә. Бәйрәм көне Сабада яшәүче Сәгыйтовлар гаиләсе өчен күңелле кичерешләр белән истә калды.

4) Районыбызда аерым  категория  гражданнарга катлаулы эпидемиология вәзгыяте чорында Татарстан Президенты инициативасы белән булдырылган азык-төлек продуктлары  җыелмасы тапшырылачак.

5) Уку елы тәмамлануга белем бирү учреждениеләре икенчесенә әзерләнә башлый. Бу өлкәдә дә эш фронты киң. Документ, төрле ремонт, бакча эшләре 1 нче сентябрьгә кадәр дәвам итә. Быел безнең районда иң зур капиталь ремонт дәүләт программасы буенча  Юлбат төп мәктәбендә ясала. Моның өчен 24 млн.сум акча бүлеп бирелгән. Бүгенгә нинди эшләр башкарылган? Сорауга җавап чыгачак сюжетта.

6) Яз, җәй фасылы дәвамында безнең якларда күркәм йола булган чисталык өмәләре гөрли. Күпләрнең теләге чүп-чардан, пычрактан, искедән арыну. Мәңгелек йортыбыз булган зиратлар да чиста, каралган булырга тиеш. Сабаның Гали Закиров урамындагы иске зиратта узган өмәдә безнең иҗат төркеме дә катнашты.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев