Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 12.03.2021г. - анонс (12+)

12 марта 2021, 09:23

836

0

0

12 нче март кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 12 нче март, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:

   1) Узган атнада район мәдәният йортында районыбызның оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре өчен «Сөйләм теле һәм чыгыш ясау сәнгате нигезләре» дип аталган татарча мастер-класс үткәрелде. Аны Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре, атказанган артистлар оештырды.

    2) Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан чаралар программасын дәвам итеп, Шәмәрдәннең “Үсеш” лицее базасында туган телләрнең 2нче республика фестивале узды. Анда республикабызның 11 районыннан укучылар, укытучылар, Казан (Идел буе) федераль университетының чит ил студентлары катнаштылар.

    3) Районыбызда “Саба - Балаһөнәр” проекты старт алганга ике ел тула. Бакча балалары һәм кече яшьтәге мәктәп укучылары төрле оешмаларга йөреп, һөнәрләр серенә төшенәләр. Берникадәр тәнәфестән соң, проект эшен дәвам итте.

  4) Шушы көннәрдә Саба район үзәк китапханәсендә Гатауллин Мәгъдәнур Һидият улының 80 яшьлек юбилей кичәсе үткәрелде. Бер дигән гаилә башлыгы, мактаулы хезмәт юлы үткән  Мәгъдәнур абый бүгенге көндә дә янып-көеп яши .  

  5) Республика күләмендә старт алган Татар кызы – 2021 бәйгесе районыбыз кызына зур җиңү алып килде. Бу зур яңалык 6 март көнне, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйрәменең финалында ачыкланды.

  6) Авыл җирлекләрендә кышкы спартакиадалар уздыру матур гадәткә әверелде. Шуларның чираттагысы 7 март көнне Сатыш җирлегендә узды.

  7) Өченчекөн хатын-кызлар арасында волейбол буенча  Саба районы чемпионатының финал уеннары үтте һәм зона этабы җиңүчеләре ачыкланды.

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев