Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 09.09.2022г. - анонс (12+)

09 сентября 2022, 10:01

346

0

0

Бүген, 9 нчы сентябрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:  

1) Байлар  Сабасында  истәлекле  вакыйга булды: “Ак Барс Банк” акционерлык җәмгыятенең Саба өстәмә офисы капиталь ремонттан соң хезмәт күрсәтә башлады. Ачылыш тантанасында катнашкан район башлыгы Рәис Миңнеханов, “Ак Барс Банк“ идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, дәүләт секторы белән эшләү буенча директоры Эмиль Хәйретдинов, ваклап сату бизнесының Казан үзәге җитәкчесе Наилә Халикова яңа форматтагы офис итеп үзгәртелүенә уңай бәя бирделәр. 

2) Урып-җыю эшләре тәмамлану алдында, көзге чәчү, терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Киләсе атнада икенче икмәк бәрәгене алу башланачак. Сөтчелек буенча да районыбызның лидерлар рәтендә булуы сөенечле яңалык. Бу көннәрдә без ил күләмендә танылу алган Туктар югары технологияле роботлаштырылган сөтчелек комплексындагы эш барышы белән танышып кайттык.

3) Без Саба урамнарының чиста-пөхтә булуына ияләнгән инде. Язгы чорда бистәбездә өр-яңа чүп контейнерлары да урнаштырылды. Шушы көннәрдә  безнең иҗат төркеме чүп салу урыннарының торышы белән танышып кайтты.

4) 90, 95 яшен билгеләп үтүче өлкәннәр һәрвакыт игътибар үзәгендә. Олы юбилейларын билгеләп үткән көндә аларны район һәм җирлек җитәкчеләре тәбрикли , истәлек бүләкләре тапшыра. Узган атнада мондый хөрмәткә Байлар Сабасында яшәүче Минтахирә апа Хаҗиева лаек булды. Безнең иҗат төркеме дә әлеге матур гаилә белән танышып кайтты.

5) 6 нчы сентябрь көнне башкалабыз Казан шәһәренең пляж волейболы мәйданында татар телендә сөйләүче радиостанция коллективлары арасында традицион турнир уздырылды.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев