Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 09.07.2021г. - анонс (12+)

09 июля 2021, 09:25

854

0

0

9 нчы июль кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген 9 нчы июль, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:


1) Бу атнада Саба мәдәният йортында Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсон һәм  Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев районыбызның актив гражданнары белән очрашты. Әлеге чарада безнең иҗат төркеме дә катнашты.

2) 11нче ел рәттән илебездә 8нче июль көнендә гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көнен билгеләп үтәләр. Һәм иң күркәм, тату гомер кичерүче гаиләләрне хөрмәтлиләр. Аның асыл максаты да гаилә кыйммәтләрен саклау, үстерү. Гаилә тоткасы булган ир белән хатын арасындагы тугърылык төшенчәсен аңлап яшәү. Әлеге датаның тагын бер мөһим үзенчәлеге бар – бу көнне тормыш сукмагын күп еллар дәвамында бер-берсенә тугъры калып, хөрмәт белән яшәүче парларга бәйрәм символы булган “Мәхәббәт һәм тугърылык өчен” медален тапшыралар. Ә 2021нче елның иң тугъры һәм мәхәббәтле гаиләсе буларак районда быел Лесхоз бистәсендә гомер итүче Флюра һәм Владимир Андреевлар гаиләсе сайланды. Үрнәк гаиләгә медальне Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миннеханов тапшырды.

3) Язгы чакырылыш кампаниясе тәмам. Анда барлыгы 36 райондашыбыз хәрби бурычын үтәргә юл алды. Егетләрне озату чарасыннан сюжет.

4) "Саба дулкыннапры" телевидениесе соңгы вакытта тирә-күрше районнарга барып сюжетлар төшерә, тв караучыларны андагы яңалык, үзгәрешләр белән таныштыра. Узган атнада безнең иҗат төркеме Балтач районында эшләп кайтты.

5) Ел саен июль аеның икенче якшәмбесендә Россия почтасы көне билгеләп үтелә. Заманалар ничек кенә үзгәрмәсен, үзенең тарихы белән ерак елларга ук барып тоташучы почта хезмәте әле бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый.

6) Июльнең икенче якшәмбесендә балыкчылар көне дә билгеләп үтелә. Хәер, балык тотарга яратучылар өчен елның барлык фасылы да бәйрәмгә тиңдер ул. Саба районы зур сулыкларга әллә ни бай булмаса да, балык тотарга яратучылар саны моңа карап кимеми. Киресенчә, елдан-ел арта. Элегрәк балыкка йөрү ир-егетләр мавыгуы булып саналса да, хәзер вәзгыять үзгәрде. Кайбер гүзәл затлар хәтта ир-егетләрне дә уздыра. Байлар Сабасында яшәүче Гөлйөзем һәм Айрат Зиннуровлар балыкка гаилә белән йөри. Бу 32 ел шулай. Аларның уртак шөгыле белән без дә танышып кайттык.

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев