Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 16.04.2021г. - анонс (12+)

16 апреля 2021, 09:48

952

0

0

16 нчы апрель кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 16 нче апрель, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:


1) Кояш көннән- көн югарырак күтәрелә , кырларда кар катламы да калмады диярлек. Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә соңгы әзерлекләр бара. Җаваплылыгы чикләнгән “Саба ” җәмгыятенең “Тимершык” бүлекчәсендә быел язгы кыр эшләре  1800   гектарда башкарылырга тиеш.  Бу көннәрдә кырга чыгарга тиешле агрегатларны әзерлек сызыгына кую бара.

2) Балаларның юл-транспорт фаҗигаләренә юлыгуы проблемаларын  хәл итү максатыннан 1973 елда беренче мәртәбә  яшь инспекторлар отрядлары оештырыла. Урамнарда һәм юлларда культуралы тәртипне, коллективизм хисен, кече яшьтәге мәктәп балалары арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау алар алдына бурыч итеп куела. 14 апрель көнне Байлар Сабасы гимназиясендә районнын ЮХИДИ бүлекчәсе яшь инспекторлар арасында "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсын үткәрде.

3) Район башлыгы карары нигезендә, оешма, предприятиеләрдә эшләүчеләр сәхнә осталыкларын күрсәтүне дәвам итә. Узган ялда без районыбызның эчке эшләр бүлеге һәм "Саба таңнары" редакциясе хезмәткәрләре белән берлектә Иштуган авылы мәдәният йортында “Кияү абый” музыкаль комедиясен сәхнәләштердек.

4) 1 апрельдән республикада санитар-экологик ике айлык старт алды. Бу исә үзебезгә йөкләнгән территорияләрне чистартырга, тәртипкә китерергә кирәк дигән сүз. Бигрәк тә язгы карлар эрегәннән соң. Санитар-экологик  акциянең үтәлешен шушы көннәрдә Саба шәһәр җирлеге башлыгы  Расих Хәсәнов белән берлектә безнең иҗат төркеме дә күзәтеп кайтты.

5) ТРсының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештырылган “Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез” республика бәйгесенең зона этабы Теләче районында үтте. Анда Саба районы данын яклап Кызыл Мишә авылыннан Гаттаровлар гаиләсе чыгыш ясады.

6) Укучыларының хәрби әзерлеге юнәлешендә мәктәпләрдә ел әйләнә "Яшь армиячеләр" түгәрәге эшләп килә. Анда үзләрен физик яктан чыныктырган егетләр, кызлар үз мөмкинлекләрен ярышларда катнашып сыныйлар. “Аҗаган”  хәрби - спорт уены нәкъ менә шул максатлардан оештырыла. Бу атнада аның район туры Шәмәрдән лицее базасында үтте.

7) Агымдагы атна барышында хезмәт коллективларының  ир-егетләр волейбол командалары арасында район чемпионаты төгәлләнде. Чемпионатта 13 команда катнашып, 127 кеше ярышларның үзәгендә булды.

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев