Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 08.10.2021г. - анонс (12+)

08 октября 2021, 11:48

604

0

0

8 нче октябрь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген 8 нче октябрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:


   1) Татарстанның авыл районнары арасында беренчеләрдән булып Сабада  IT парк   ачылды.  Аның ачылышында  Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миннеханов , Казан шәһәрендәге IT парк директоры Александр Борисов, ай-ти белгечләр, район эшмәкәрләре катнашты.

   2) 10 нчы октябрьдә авыл хуҗалыгы  һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан бу тармакта эшләүчеләрне бүген башкалада республика җитәкчелеге һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Анда райондашларыбыз да катнашты.

   3) Авыл хуҗалыгы тармагы өчен быел сынау елы булды. Ил табынын баетуда игенчеләребез дә, терлекчеләребез дә бердәй тырышып эшләде. 10нчы октябрьдә билгеләп үтеләчәк бәйрәмгә дә алар билгеле бер нәтиҗәләр белән киләләр. Бу хакта без тулырак район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Гафур Шәйхулла улы Хәсәншиннан белештек.

   4) 5 нче октябрьдә үз һөнәри бәйрәмнәрен укытучылар билгеләде. Укырга, язарга, дөньяны танып белергә өйрәтүче затларның хезмәтләре  олы хөрмәткә лаек. Аларны район мәдәният йортына чакырып тәбрикләделәр.

   5) Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан районыбызда чаралар дәвам итә. Лесхоз бистәсендәге картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче өлкәннәр өчен дә һәр елдагыча бәйрәм концерты, тәбрикләүләр оештырылды. Эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә быел бәйрәм саф һавада һәм тиешле дистанцияне, кагыйдәләрне саклап уздырылды.

   6) Шәмәрдән «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүче өлкәннәр дә бәйрәм концертын тамаша кылды. Чарадан алдагы сюжет.

   7) 2021 нче республикабызда Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы булып дәвам итә. Аның кысаларында төрле проектлар тормышка ашырыла. “Аулак өй баттл” проектының бер өлеше узган атнада Сабада үтте.

   8) 1-2 нче октябрь көннәрендә  Саба–Арена  спорт мәктәбендә 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында  Федерация Кубогына һәм  Татарстан Республикасы команда беренчелегенә көрәш бәйгесе булып узды.

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев