Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 08.05.2020г. - анонс (12+)

08 мая 2020, 13:19

879

0

0

8 май кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Бу чыгарылышта:

Бүген, 8 май, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал). Шулай ук хәзер "Атна" инф. программа  безнең ВК төркемебездә шул ук вакытта туры эфирда күрсәтелә https://vk.com/trk_saba__dulkynnary_group

 

Эфирга чыгачак сюжетлар:

1. Саба районына эш сәфәре белән  ТРсы Президенты Рөстәм Миннеханов килде. Аны район үзәгеннән 20 чакрым ераклыкта урнашкан Корсабаш авыл җирлегендә район башлыгы Рәис Миннеханов, Мәгариф, Мәдәният  министрлыгы вәкилләре каршы алды. Теманы Раилә Галявина дәвам итә.  

2. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Туктар авылында да булды. Анда ул роботлаштырылган яңа сөтчелек комплексы белән танышты.

3. Районыбызда аерым  категория  гражданнарга катлаулы эпидемиология вәзгыяте чорында Татарстан Президенты инициативасы белән булдырылган азык-төлек продуктлары  җыелмасын тапшырдылар. «Ярдәм янәшә!» «Помощь рядом!» проекты кысаларында  550ләп  тартма кайтты.  Спорткомплекска продуктлар җыелмасын  алырга авыл  җирлекләре  башлыклары да килгән иде.

4. “Ярдәм янәшә” республика акциясенә кушылучы хәйриячеләр рәтенә “Магнит” сәүдә челтәре дә килеп кушылды. Азык-төлек ярдәме Татарстанның күпбалалы гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Бу исә гаиләләргә кибеткә чыгуны минимальләштерергә һәм вирус белән зарарлану куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Магнит забота хәйрия проекты 4 бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итә. Республика буенча барлыгы  3437 шундый гаилә бар.

5. Авыл кешесе өчен иң җаваплы чор - елны туйдырырлык көннәр башланды. Язгы чәчү чорында эш барышының ничек оештырылуы, барлык технологияләрнең үтәлеше бик зур әһәмияткә ия. “Юлбат” хуҗалыгында язгы чәчү эшләре тулы куәтенә бара.

6. Кичә 7 май көнне радио һәм элемтә хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте. Белүебезчә, Саба районы электр элемтәсе үзәге хезмәткәрләренең эшләре гаятъ үзенчәлекле һәм шул ук вакытта катлаулы да. Коллективта барлыгы 33  кеше. Аларның һөнәри осталыклары мәгълүмати технологияләрне үстерүдә зур роль уйный, район халкына сыйфатлы хезмәт күрсәтә. Бәйрәм көнендә без аларның җитәкчеләре Алмаз Галиев белән әңгәмә корып, аларның эшчәнлеге хакында мәгүлүматлар алдык.

7. Халыкның тормышын элемтә чараларыннан, радиодан башка күзаллау мөмкин түгел. Кешеләрне бер-берсе белән аралаштыру, дөнья хәбәрләре белән таныштыру кайсы заманда да актуальлеген югалтмый. Районыбызның тәүлек әйләнәсе сөйләүче үз радиосы, тыңлаучылары бар.

8. Иртәгә илебезнең иң күркәм бәйрәмен 9 нчы май - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын каршы алачакбыз. Безнең районнан фронтка 8427 кеше алынып, шуларның 4989 ы яу кырында ятып калды яки хәбәрсез югалды. Бүген районыбызда 8 сугыш ветераны һәм инвалиды, 364 тыл ветераны, ирләре сугышта үлеп калган 12 тол әби яши. Ленинград блокадасында булган 1 ветеран исән-сау. Без һаләк булганнарны искә алып, исәннәрне кадерләп яшибез. Бу һәрвакыт шулай булды һәм булачак та. Сезгә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннехановның бәйрәм мөрәҗәгатен җиткерәбез.

9. Өйдә утырабыз. Өйдә булыгыз. Өйдә калыгыз. Бу интернет  челтәрендәге язның иң  популяр хэштегы. Безнең программада урын алачак материал да шул хакта.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев