Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 08.04.2022г. - анонс (12+)

08 апреля 2022, 09:47

1033

0

1

8 нче апрель кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 1 нче апрель, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:


    1) Узебезнең җирлек эшмәкәрләре җитештергән товар, продукцияләр һәрвакыт зур сорау белән үтә. Һәм аларны барсын бергә ярминкәләрдә генә күреп, кулга алып, авыз итеп була. Сәүдә эшенең бу ысулын халык менә шуның өчен дә көтеп ала. Узган шимбәдә сабалылар өчен язгы ярминкә оештырылды.


    2) 23 марттан 5нче апрельгә кадәр ТРсында «Язгы каникуллар» исеме астында киң масштаблы акция булып үтте. Бу вакыт аралыгында безнең иҗат төркеме ЮХИДИ инспекторлары белән мәктәп яннарында да эшләде, ә соңгы рейд Байлар Сабасының “Шоколад” балалар бакчасы янында булды.


    3) Ата-аналар янә парта янына утырды. 15 марттан 15 апрельгә кадәр "Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе уза. Сынаулар Саба гимназиясендә үтте. 


    4) Шушы көннәрдә “Тулпар” ресторанында җырчы, Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйпованың “Мәк чәчәге” китабын тәкъдир итү булды. Китапханәчеләр, китап яратучылар бу очрашуга бик ныклы әзерлек белән килгән иде. Китаптан өзекләр укылды,  сәхнәләштереп тә күрсәтелде. Авторга сораулар да күп бирелде, ә матур теләкләр, рәхмәт сүзләре тагы да күп булды.


    5) Районыбыз оешма-предприятиеләре ел саен үзешчән-сәнгать бәйгеләрендә катнаша. Быел коллективлар “Җырлыйк әле” шоу проекты белән төрле авылларда халыкка үз сәләтләрен күрсәтә. 


    6) Якташыбыз, музыкант, композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе, Юлбат авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче Рафинад Сәлахов Сабада “Дуслар җыелган җирдә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. 


    7) Лесхоз бистәсендә урнашкан «Нарат» боз сараенда фигуралы шуу буенча республикакүләм һәм боз сараеның классификацион ярышлары узды. Спортчылар 1нче этапта җиңү өчен көч сынашты.
  


 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев