Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 07.10.2022г. - анонс (12+)

07 октября 2022, 09:54

425

0

0

Бүген, 7 нче октябрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).


1) “Сезнең гомер - безгә горурлык”. Шигырь итеп яңгырый торган бу юллар социаль яклау бүлегендә лаеклы ялдагы җитәкчеләр белән очрашуда әйтелде. Халыкара өлкәннәр көненең бер матур чарасы узды.

2) Шәмәрдәндәге автоном коммерцияле булмаган «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр өчен мәдәният йортында ял кичәсе үтте.

3) Сатыш авылында гомер итүче ветеран укытучы Тәкъмилә әби Садыйкова өчен 1 нче октябрь икеләтә бәйрәм. Бу көнне якыннары аны халыкара өлкәннәр көне белән бергә туган көне белән тәбрик итә. Ә быел Тәкъмилә әбигә 95 яшь тулды. 

4) Бу атнада Ильвина ресторанында алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үтүче парларны тәбрикләделәр. 

5) Өлкәннәр көне белән  бәйрәм котлавын һәр тармакта да эшләп чыкканнар кабул итеп алды. Бүләк күчтәнәчләр дә мулдан өләшенде. Район хакимият йортыннан бер төркем җитәкчеләр Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр янына барып, алар белән очрашып, аралашып кайттылар.

6) Бәйрәм чараларын яктыртуыбызны дәвам итеп, Беренче октябрь өлкәннәр көненә районыбызның һәр авыл җирлегендә, мәдәният йортларында күңелле  чаралар оештырылды. Байлар Сабасы өлкәннәре бу көнне сәхнә тотты, үзләренең театраль сәләтләре белән бүлеште. Үзешчән артистларыбыз янында  Әлфия Мөбарәкова булып кайтты.

7) 1500 кешене берләштергән иң зур тармак.Ул мәгариф системасы. 5 нче октябрьдә халыкара укытучылар көне билгеләп үтелде. Һәм районыбызның мәгариф тармагы хезмәткәрләре аны Саба мәдәният йортында тантаналы шартларда бәйрәм итте. Күңелле чарадан безнең хәбәр. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев