Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 06.03.2020г. - анонс

06 марта 2020, 11:38

1037

0

0

6 март кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең бүгенге чыгарылышта:

Бүген, 6 март, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).


1.    28 нче февраль Саба районы тарихында зур спорт бәйрәме уздырылу белән истә калды. ТАССР ның 100, Бөек Җиңүнең 75, районыбызның 90 , Газпром трансгаз Казан җәмгыятенең 65 еллык юбилее Татарстанның гына түгел, Россиянең иң көчле спортчыларын бергә җыйды. Кичкә кадәр барган “Сабинский драйв” ның башы Саба –Арена спорт сараенда булды.

2.    Сабада старт алган бәйрәм  Лесхоз «Нарат» боз сараенда дәвам итте.Бозда ГазпромТрансГазКазан», «Российская пресса», «Ак Барс ветераннары» командалары очрашты..    
3.    Республикада һәм районда халыкны бигрәк тә, яшь гаиләләр һәм белгечләрне тораклы итүгә зур игътибар бирелә. Шәмәрдәндә яшәүче Зилия һәм Виктор Леонтьевлар гаиләсе дә бүгенге көндә зур, якты, иркен өч бүлмәле фатирда яшиләр.

4.    2 нче март көнне алар Лесхоз бистәсендә гомер итүче Рәбига апа Хөснуллинаны 95 яшьлек олы бәйрәме белән котладылар.

5.    4 март көнне район мәдәният йортында талантлы композитор, якташыбыз, мәдәният хезмәтенә 50 елдан артык гомерен багышлаган, шул дәвер эчендә бик күп җырлар, шигырь, поэма, сәхнә өчен сценарийлар иҗат иткән Рәисә Билал кызы Имамиеваның иҗат кичәсе булып узды.

6.    8 март Халыкара хатын-кызлар көне. Яз гөлләре кебек гүзәл хатын- кыздан башка тормышыбызның яме дә, мәгънәсе дә булмас иде. Бәйрәм якынлашкан көннәрдә хезмәттәшебез Гөлшат Галиәкбәрова шәфкать туташы Алсу Мөхәммәдиева белән очрашып кайтты. Ак халатлы гүзәл-затның бер хезмәт көнен карарсыз.

7.    Узган җомгада хезмәт коллективлары арасында  волейбол уеннары уздырылды. Байлар Сабасы спорт комплексында хатын-кызлар командасы көч сынашты. Безнен чиратагы сюжет бүләкләү тантанасыннан әзерләнде.

Язлар матур, дибез. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән башланганга шулай ямьледер? Ә бәлки хатын-кызлар бәйрәмен үткәрү өчен нәкъ менә шундый матур яз көнен сайлау кирәктер? Монысы әллә ни мөхим түгел, иң мөхиме бу бәйрәмне барлык гүзәл затлар көтеп ала! Башта ул төрле илләрдә төрле көннәрдә үткәрелгән. 1914 нче елдан башлап, 8 март көнне билгеләп үтелә! Рәсәйдә исә хатын-кызлар көне беренче мәртәбә 1913 нче елда бәйрәм ителә. Бу көнне без әниләрне, әбиләрне, апаларны, гомумән барлык хатын-кызларны тәбрик итәбез.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев