Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 06.05.2022г. - анонс (12+)

06 мая 2022, 09:12

802

0

0

29 нче апрель кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 06 нчы май, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:

1) 2 нче май көнне ислам дөньясы гыйдел-фитыр көне – ураза гаете бәйрәмен каршы алды. Республиканың барлык иман йортларында, бәйрәм гыйбадәтләре үтте.

2) 2022 ел - Россиядә “Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау” елы дип игьлан ителде.  29 апрель көнне халык сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне, саклау максатында  Саба мәдәният бүлеге һәм Саба балалар сәнгать мәктәбе тарафыннан икенче ел рәттән район күләмендә “Талантлы балачак” дип исемләнгән фестиваль-конкурс оештырыла.

3) 1 май – яз һәм хезмәт бәйрәмендә районыбызның берничә авылында йомырка җыю традициясе яшәп килә. Иртә таңнан балалар өйдән өйгә кереп, хуҗаларга муллык, исәнлек теләп йомырка һәм башка төрле тәм- том җыялар. Бу күркәм йола Туктар авылында да яшәп килә. Быел аның барышын безнең иҗат төркеме дә күзәтте.

4) Бөек Җиңү тантанасы  якынлашкан бу көннәр Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү, алар белән очрашу, республика җитәкчелеге исеменнән бүләкләр тапшыру кебек  вакыйгалар бн күңелле. Иске Икшермә авылыннан Нурислам Фәрхуллин да шул ният белән өендә район җитәкчелен кабул итте. Сугыш ветераны бәйрәмне 97 яшен тутырып каршылый.

5) Җиңү алып килгән язның һәр көне Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләп үтә. Бу көннәрдә алар депутатлар бүләген дә кабул итеп алды. 

6) Саба Аренада зур ифтар узды.

7) Рәсәй күләмендә, төбәкләрдә, республикаларда модель китапханәләр оештыру буенча зур программа эшли. Аның нигезендә Рәсәйнең һәрбер субьекты  Мәскәүгә мөрәҗәгать итеп, финанс ярдәмнәр алып,  үзенең китап укучыларын заманча китапханәләр булдырып сөендерә ала. Бу бәхеткә безнең районнан шәмәрдәнлеләр лаек булды.

8) Республикада игълан ителгән чисталык икеайлыгы чаралары дәвам итә. Районыбызда яшәүчеләр, оешма-предприятие хезмәткәрләре үзләренә беркетелгән территорияләрне чүп-чардан арындыра. 30нчы апрель көне исә районда бердәм өмә көне итеп үткәрелде.

9) Узган шимбәдә Саба узәгендәге һәйкәлләр янында тантаналы шартларда Жину Байрагы эленде.
Чара Бөек Жиңүнең 77 еллыгына, Бөек Ватан сугышында катнашкан, тылда хезмәт куйган ветераннарыбыз истәлегенә багышланды. 

10) Беренче май көнендә Төбәк авылында яшәүче Хаҗиәхмәт Әлмиев 102 яшен каршы алды. Бөек Ватан сугышы ветераны, орден- медальләр иясен Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов, урындагы җитәкчеләр тәбрикләде.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев