Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 05.08.2022г. - анонс (12+)

05 августа 2022, 13:39

1482

0

1

5 нче август кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 5 нче август, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:  

1) Июльнең соңгы көнендә районда урып-җыю кампаниясе старт алды. Уңышны 24187 гектар мәйданнан җыеп аласы бар. Бу эшне 77 комбайн башкарачак. Урып-җыюны беренчеләрдән булып  ҖЧ «Игенче” җәмгыяте башлап җибәрде. Һәр техника, комбайн тулы көчендә. Терлек азыгы әзерләнә, бөртеклеләр, кузаклыларны да вакытында җыйнап алырга кирәк. Тиздән көзге чәчү вакыты да килеп җитәр. Кыскасы, игенчелектә бу көннәрдә эшнең очы-кырые күренми диярлек. 

2) Суслонгер хәрби лагере Ватан сугышының һәм безнең солдатларның күп серләрен саклаучы шомлы урын. Саба, Теләче районнары теләктәшлеге белән бу җирләргә сәфәр кылу традиция юнәлешен алды.

3) Хәрби-диңгез флоты көне - ул хәрби моряк исемен горур йөрткән, үзенең озак еллар гомерен флотка багышлаган, шунда эшләгән, хәрби-диңгез флотын яраткан, традицияләрен хөрмәт иткән иптәшләрнең төп бәйрәме. Алар һәр елның соңгы якшәмбесендә  аны билгеләп үтү нияте белән хәрби комиссариатка җыелалар.

4) 2 нче август көнне Һава десанты гаскәрләре көне билгеләп үтелде.  "Десант" дигән горур исемне йөртүчеләр шактый. "Зәңгәр беретлар" сафларына эләгүчеләр һәрвакыт хөрмәт уята. Олылар да, яшьләр дә аларга хөрмәт белән карый. Безнең районда да һава десанты гаскәрләре көне уңаеннан бер төркем якташ-десантчылар зәңгәр биретларын киеп очрашуга килде.

5) Бу атнада  Саба  районыннан гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясе Казан шәһәренә озатылды. Ул башкалага кайтып сыенган  Донецк һәм Луганск халкына тапшырылачак. Быел гына да сабалылар көче белән бу ярдәм өченче тапкыр оештырылды.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев