Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 05.03.2020г. - анонс (12+)

05 марта 2021, 09:18

845

0

0

5 нче март кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 19 нчы февраль, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:

1) Авыл җирендәге мәктәп үзенә бер дөнья булып яши. Мәктәбе булган авыл бәхетле.  Уку эшчәнлеге белән бергә , тормышка әзерлек, гореф –гадәтләрне өйрәнү дә дә мәктәптән башлана. Иштуган урта мәктәбенә килсәк , монда күбесе татар, рус , удмурт телләрендә көндәлек иркен аралашалар. Чит телләр дә өйрәнәләр. Халыклар бердәмлегенең матур мисалы белән телевизор караучыларны Гөлшат Галиәкбәрова таныштырыр.

2) Аның кулында тимер дә эри. Тимергә җан өрүче, авыл хуҗалыгы техникасына икенче сулыш бируче Альберт Мәҗитов турында бары тик әнә шулай әйтеп була. Оста бүгенге көнендә үзенең станогы артында язгы чәчү эшләренә әзерлекне кайгырта.

3) Шушы көннәрдә  Кукмара районының “Лубян урман- техника көллияте” базасында “Урман чаңгы юлы -2021” исеме белән кышкы спартакиада булып узды. Чарага ТР сының барлык урманчылыкларыннан 200 ләп хезмәткәр килгән иде.

4) 2 ай районның  ир-атлар командалары арасында дәвам иткән Саба муниципаль районы чемпионаты тәмамланды.

5) Татарстанда торак йортларга янгын турында хәбәр иткән автоном җихазлар урнаштыруга Президентыбыз программасы буенча 5 ел элек старт бирелде. Янгын чыгуны кисәтүче җайланма – бәла –казаны булдырмауның иң нәтиҗәле чарасы икәнен аңлап , гражданнар үзләре дә әлеге приборны сатып ала.

6) Авылда морҗадан төтен күтәрелә икән, димәк бу йортта  кеше яши. Тик ни кызганыч менә шул морҗадан төтен кутәрелуче өйләр кимегәннән кими.  Моны яшьләр җиңел тормыш эзләп  калаларга, район үзәкләренә ныгърак тартылуы белән аңлатырга мөмкин. Районыбызның Сабай авылында бүген 27 кеше гомер итә.

7) “Саба дулкыннары” ТРКсе иҗат төркеме Шытсу авылы сәхнәсен гөрләтеп кайтты. Без шушы авылның лаеклы улы - Рәфыйк Шәрифуллинны искә алу кичәсендә катнаштык. Җурналистлар - остазларны барлый, аларның исемнәрен онытырга юл куймый. Үткен каләмле хәбәрче, үзенчәлекле моңлы җырчы,оста гармунчы, тагын әллә никадәр талант иясе авылдашлары хәтерендә әле дә яши.

8) Эзмә авыл җирлегендә  кышкы Спартакиада ярышлары үтте. 4нче мәртәбә оештырылучы бәйге елдан ел киңрәк масштаб ала.Быел катнашучылар сафына 5район килеп кушылды.

9) Язның иң матур бәйрәме – 8нче март Халык-ара хатын-кызлар көне якынлаша.Шул уңайдан безнең Саба ТВсе “Гузәл затларга”дип исемләнгән махсус бәйрәм тапшыруы төшерде.Анда районыбызның мәдәният, мәгариф тармакларында хезмәт итүче , җырга моңга бай ир-атларыбыз катнашты. Алар ихлас теләкләрен, матур җырларын гузәл затларыбызга багышладылар. Бәйрәм белән бәйле истәлекле вакыгаларын яңарттылар,хатын-кызлар турында эксклюзив сорауларыбызны да җавапсыз калдырмадылар. Тапшыру 8нче март, дүшәмбе  көнне 17сәгать 30 минутта эфирга чыга. Сезне бәйрәм чыгарылышыбызны карарга чакырып калабыз.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев