Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 05.02.2021г. - анонс (12+)

05 февраля 2021, 08:39

1072

0

0

5 нче февраль кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 5 нче февраль, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:

1) Авыл җирлекләрендә 2020 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, халык җыеннары дәвам итә. Бу атна Түбән Шытсу, Сатыш җыеннарыннан башланып китте. 2 нче февраль көнне җыен Иске Икшермә, Кибәче авыл җирлегендә булды.

2) Районыбызда, аграр көллият базасында , Вордскилс стандартларының  “Инносаб” – “Сәнәгать робот техникасы” компетенциясе  буенча  Россиянең инновацияле төбәкләре Ассоциациясе төбәкара  чемпионаты уздырылды. Аны агымдагы елның фән һәм техника елы буларак игьлан ителүе кысаларында оештырылуын да ассызыклыйсы килә.Биредә программалаштыру белән кызыксынучы  мәктәп укучылары үз мөмкинлекләрен промышленность роботларын хәрәкәткә китереп   сынадылар.

3) 26нчы гыйнвардан 7нче февральгә хәтле республикада “Бала төп пассажир” диелгән акция уздырыла. Әлеге акция кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре рейдларга чыга һәм балаларның махсус урындыкларга утыртылып йөрулэрен тикшерә.

4) Районыбызның балалар иҗат үзәге бу атнада шаулап –гөрләп торды.  ӨЧ көн дәвам иткән “Талант-фэст ” конкурсында биючеләр , җырчылар , нәфис сүз осталары көч сынашты.  

5) Атна” инф.программасын спорт яңалыкларына күзәтү ясап дәвам итәбез. Узган ялларда “Ямьле Саба” яр буендагы чаңгы трассасында “Саба чаңгы-2021 ” бәйгесе булып узды. Ярышка районыбызның гына түгел, республиканың төрле шәһәр, районнарыннан , хәтта күрше өлкәләрдән килгән чаңгычылар бар иде. Чарадан әзерләнгән сюжетка күз салыйк.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев