Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 04.09.2020г. - анонс (12+)

04 сентября 2020, 13:07

1208

0

0

4 нче сентябрь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 4 нче сентябрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

 

Эфирга чыгачак сюжетлар:

1) Яңа уку елы старт алды. Белем көнендә безнең хәбәрчеләр Юлбат, Тимершык, Кызыл Мишә мәктәбендә эшләде.

2) Сабалылар “Җиңү диктанты” акциясендә катнашты.Бу чара Бөтенроссия тарихи диктант язу көне кысаларында илкүләмендә үтте.

3) ТАССР төзелүгә 100, районыбызга 90 ел тулган көнгә багышлап, Байлар Сабасында күп кенә чаралар үтте. 30 августта сабалылар “Ямьле Саба” яр буена җыелды.

4) 24 августтан 6 нчы сентябрьгә кадәр “Игътибар балалар” профилактик чарасы кысаларында “Бала –төп пассажир” акциясе үтә. Максаты-балаларның иминлеген тәэмин итү, хәвеф-хәтәрне кисәтү. Чираттагы рейд Байлар Сабасында 1 нче сентябрь көнне үтте.

5) 1990нчы елның 30 август көне республикабыз тормышында мөһим вакыйга булып тарихка керде. Шушы вакыт аралыгында безнең яшәешебездәге үзгәрешләрнең көннән-көн үсеш алганын, республикабызның Россиядә генә түгел, бөтен дөнҗя күләмендә таныла баруын күреп торабыз. ТАССР төзелүгә 100, районыбызга 90 ел тулган көнгә багышлап, Байлар Сабасында күп кенә чаралар үтте. 30 августта сабалылар “Ямҗле Саба” яр буена җыелды.

6) ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан уздырылган спорт чараларының берсе Аргамак картодромында тәгәрмәчле чаңгы ярышлары . Әлеге спорт төрен яратучылар арасында иң-иңнәр ачыкланды.

7) Матурлык доньяны коткарыр , дигән гыйбарә бер вакытта да үзенең әһәмиятен югалтмый. Җәйдән көзгә кергән бу көннәрдә бигрәктә матурлык, гүзәллек чолганышында яшибез.  Чәчәкләрнең төсләр чуарлыгыннан күзләр камаша, агачларның җимеше тәменнән күңелләр тулып таша. Болар артында гаҗәеп тырышлык ятканын да беләбез , әлбәттә. Безнең хәзер күрсәтеләчәк сюжетыбыз герое Венера Корбанова менә шушы бакча мәшәкатьләреннән гамь һәм ямь табып яшәүче фидакәрьләрнең берсе. Безнең иҗат төркеме аларда кунак булып, гүзәллектән таң калып кайтты.

8)Зәңгәр ягулык кеше тормышына инде күптән үтеп керде, аннан башка яшәүне күз алдына китерүе дә кыен. Чөнки ул йортыбыздагы җылылыкны, комфортлы көнкүрешебезне тәэмин итә. Районыбызда исә зәңгәр ягулыкны тотрыклы рәвештә халыкка җиткерүдә “Сабагаз” эксплуатация-җитештерү идарәсе зур көч куеп эшли. Һәм ул “Газпромтрансгаз Казан” җәмгыятенең алдынгы  бүлекчәләреннән санала. Идарәнең төп горурлыгы – аның үз эшләрен яратучы, югары квалификацияле белгечләре һәм намуслы хезмәткәрләре. Бу атанада бу тармакта эшләүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Хезмәт нәтиҗәләре турында “Сабагаз” идарәсе җитәкчесе Ирек Исмәгыйль улы Мөхетдинов чыгышында тулырак танышырбыз.  

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев