Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 04.03.2022г. - анонс (12+)

04 марта 2022, 10:18

832

0

0

4 нче март кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 4 нче март, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:


1) Шәмәрдән авылында яшәүче Алсу Юнысованың өендә матурлык яши. Бу матурлык ул үстергән гөлләрдә, ул ясаган альбомнарда чагыла. Соңгысы гадәти генә түгел. Алсу ханым үзенчәлекле кул эшләре белән кешеләрне сөендерә.

2) ТалантФест. Балаларның иҗади сәләтләрен ачу, җыр, биюгә, матур сөйләмгә, кул эшләренә осталыкларын барлау максатыннан уздырыла торган зур бәйге. Икенче ел рәттән районыбыз мәктәпләрендә укучылар анда катнашып урыннар алалар, дуслар табалар. Безнең киләсе хәбәр Балалар иҗат үзәгеннән әзерләнде.

4) Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү дәүләт программасы кысаларында шушы көннәрдә 2 гаиләгә торак шартларын яхшыртуга социаль түләү алу өчен сертификат тапшырылды.

5) “Ел хатын-кызы. Ел ир –аты. Хатын кыз карашы.” дип исемләнгән Республика бәйгесе 20 ел дәвамында оештырылып килеп,  бик дәрәҗәлеләр сафында. Саба җирлегеннән быел  4 райондашыбыз анда катнашу хокукын алды. Алар 8 зонада көч сынашкан 300дән артык катнашучы арасыннан республика этабына үткән 101 кандидатура исәбенә дә керделәр. Иртәгә Казанда үтәчәк Президент катнашындагы йомгаклау бәйгесенә дә чакырулылар. Бүгенге чыгарылышыбызда шушы бәйгедә сынау тоткан Гүзәл Гарипова һәм Светлана Фәсхетдинова турындагы хәбәрләребезне бирәбез.

6) 27 февраль көнне Байлар Сабасы спорт комплексында бөтентөрстиль каратэ буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узды.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев