Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 04.02.2022г. - анонс (12+)

04 февраля 2022, 09:54

770

0

0

4 нче февраль кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 4 нче февраль, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:


    1)Районыбызда соңгы көннәрнең зур вакыйгасы – ул авыл җирлекләрендә баручы халык җыеннары. Мәгълүм булганча, бу чараларда авыл кешесе белән район җитәкчелеге үзара очрашып сөйләшә, фикер алыша, башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясала. Тулырак Әлфия Мөбарәкова хәбәрендә.
    
    2) Бу көннәрдә җыеннар авыл җирлекләре буенча гына түгел, авыл хуҗалыгы эшчәнлеге буенча да бара. Мәсәлән кичә Килдебәк авылы мәдәният йортында Җаваплылыгы чикләнгән Юлбат җәмгыятенең  Килдебәк бүлекчәсе отчет җыелышы булып узды. Биредә район буенча иң күп сөт җитештерелгән. 11айлык нәтиҗәләр буенча алар беренчелектә баралар.
   
    3) Булат Шәймиев районыбызның Олы Нырты авылыннан. Ул бүгенге көндә Германиянең Александр Фредрикс университетында тел белеме буенча магистратурада югары белем ала.Укуы пандемиягә бәйле сәбәпләр белән хәзергә  онлайн шартларга күчкән. Һәм ул бу көннәрдә авылга кайткан. Якташыбыз безнең “Дулкын”радиосына килеп, күңелле әңгәмәдә катнашты. Чит илдә гыйлем туплау, студент тормышы, Булатның мавыгуларын Райлә Галәвина сорашты.

    4) Быел илебездә мәдәни мирас елы. Ә мирасны саклаучылар ул гади халык. Халкыбыз мирасыбызны үз һөнәрләрендә саклап киләчәк буынга тапшыра. Әйтик, татар хатын-кызлары кышкы озын кичләрне элек-электән бәйләү, чигү, тегү эшләре белән файдалы итеп уздырган. Заман башкача дисәләр дә, авылларда бу йоланы дәвам итүчеләр хәзер дә яши. Туктар авылында гомер кичерүче Нәфига Әхмәтҗанованың кул эшләрен алдагы сюжетта күрерсез.

    5) 29 нчы гыйнвар көнне Лесхоз бистәсенең “Нарат” боз сараенда ветеран командалар арасында хоккей турниры булып узды. Иптәшләрчә уен барышын без дә күзәттек.
    
    6) 29нчы гыйнвар көнне Ямьле Саба яр буенда төнге чаңгы ярышлары да узды. Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән килгән иң җитез чаңгычылар белән Сабалылар да узышты. 500дән артык спортчы арасында безнекеләргә тиңнәр булмады.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев