Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 03.12.2021г. - анонс (12+)

03 декабря 2021, 14:22

890

0

0

3 нче декабрь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

3 нче декабрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:

1) Бүген 3 декабрь - физик мөмкинлекләре чикле кешеләр көне. Саулыкның кыйммәтен, аның никадәрле кадерле икәнен алардан да яхшы белүче кеше юктыр. Җәмгыятьтә тумыштан гарип, бәхетсезлек очрагы сәбәпле саулыгын югалткан, я булмаса билгесез сәбәпләр аркасында барлыкка килгән һәм  дәвалауга бирешми торган авырулар да бар. Килдебәк авылында яшәүче Диләрә Осипованың да чирен медицина җиңә алмый. Ә ул үзе кулларымны булса да саклап калырга иде дип чаң суга.

2) Кредит, ипотека безнең тормышның аерылгысыз бер өлешенә әйләнде. Моңа бәйле рәвештә без банк хезмәткәрләре белән даими очрашып торабыз. Хезмәт хакын да без банклар аша алабыз. Сәүдә нокталарында да банк картасы аша түлибез. Кыскасы, бу тармактан башка хәзер бер көн дә яши алмыйбыз. Кичә, 2 декабрь көнне банк хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте.

3) Куар код – ачык ишектән керергә юллама. Бу сүзләребез  белән яңалык ачмабыз.Короновируска профилактика максатларында ясалган прививкадан соң бирелә торган   Куар-код хәзер безне кая керсәк тә озата баручы төп белешмә. Шуңа ул һәрвакыт  кул астында булырга тиеш. Халыкка күп юнәлешле хезмәтләр күрсәтүче  эшмәкәр Ришат Дәүләтшин тагын да уңайлыклар булдырып куар-кодлы визиткалар, брелоклар ясый башлаган.

4) Бүген, билгесез солдат көне- Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә.
Иртәнге якта районыбыз җитәкчелеге үзәк урамга Билгесез солдат һәйкәле янына чәчәкләр салырга җыелды. Бу истәлекле көннең мәгънәсе- сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү.

5) 1 декабрь көнне илебездә инвалидлар ункөнлеге башланып китте. Бу көннәрдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен төрле чаралар үткәрелә. Ункөнлек башланып киткән көнне үк Сабаның сәләтле балалар мәктәбендә шашка ярышлары булып узды.
 
6) Ел саен республикабызда “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы” конкурсы үткәрелә. 1нче ноябрьдән аның чираттагысы игълан ителде. Бу бәйгедә райондашларыбыз да төрле номинацияләрдә үз көчләрен сыныйлар. Саба сәнгать мәктәбе укытучысы Гүзәл Гарипова үзен “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясендә тәкъдим итәчәк.

7) Календарьның кайсы гына көнен алсаң да , берәр бәйрәм яки вакыйга булмыйча калмый. Бу атнада , мәсәлән, ак кәҗә һәм йорт хайвннары көне билгеләп үтелде. Байлар Сабасында яшәүче Рәхимә апа Вәлиуллина хуҗалыгында ак кәҗәдән башлап , күп төрле кош-кортлар да бар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев