Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 03.06.2022г. - анонс (12+)

03 июня 2022, 13:31

2619

0

0

3 нче июнь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:


1) Узган атнада Саба аграр көллиятендә фән олимпиадаларында катнашып , күркәм уңышларга ирешкән укучылар , аларның әти –әниләрен , укытучыларын , “Ел укытучысы - 2022” исеменә лаек булган мөгаллимнәрне хөрмәтләү тантанасы узды. Гөлшат Галиәкбәрова  хәбәре.

2) Бер гасырлык гомер! Җәйнең беренче көнендә Байлар Сабасында яшәүче Оркыя әби Моталипова 100 яшьлек юбилеен каршы алды. Йөзъяшәр әбине район башлыгы Рәис Миннеханов үзе тәбрикләп, ил, республика Президентларының котлау сүзләрен ирештерде. 

3) Саба районы мәктәпләренең унынчы сыйныфында укучы егетләр һәм аграр көллияттә белем алучы егетләр бу көннәрдә армия кануннары буенча яшәде. Берничә көнгә сузылучы хәрби кыр җыеннары армия хезмәтен күз алдына китерергә ярдәм итә. Ел саен үткәрелә торган җыеннарның быелгысы 29 – 31 май көннәренә туры килде. 

4) 28 майда чик сакчылары көне билгеләп үтелде.. Әлеге бәйрәм Россия президентының 1994 елның 23 маендагы 1011 номерлы Указы белән «Россиянең һәм аның чик буе гаскәрләренең тарихи традицияләрен торгызу максатларында » билгеләнгән. Шул уңайдан Байлар Сабасы бистәсенең үзәк урамында тантаналы чара узды. Анда хәрби комиссариат хезмәткәрләре, рәсми затлар, чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт иткән ветераннар,юнармиячеләр катнашты. Илебезнең чиген уяу саклаган ир-егетләребезне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Котдусов, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов, хәрби комиссар Фәнис Закиров тәбрикләп, үзләренең изге теләкләрен , рәхмәтләрен җиткерде.  Тантаналы рәвештә флагштокка чик сакчылары әләме күтәрелде. Катнашучылар төрле сугыш хәрәкәтләрендә батырларча һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар. Илебезнең күге һәрвакыт аяз , елларыбыз имин, чикләребез һәрчак тыныч булсын!   

5) Бөек юлбашчы  В.И.Ленин исемен йөрткән Бөтенсоюз пионерия оешмасы барлыкка килүгә 19 майда 100 ел тулды. Районыбыз мәктәпләрендә эшләп килүче балалар оешмалары бу бәйрәмне бу атнада, 31нче май көнне билгеләп үтте. Пионер – һәр эштә актив, ярдәмгә ашыгучы, акыллы, алдынгы булуны максат итә. Пионериянең 100 еллыгына ветеран пионер вожатыйлар да чакырылган иде.”Сабантуй” мәдәни спорт комплексыннан беәнең хәбәр.  

6) 1 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләләрне «Ата-ана батырлыгы» медале белән бүләкләде. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. Чара Халыкара балаларны яклау көненә багышланды. 5 иң яхшы гаилә парына  «Ата-ана батырлыгы» Татарстан Республикасы медальләре беренче тапкыр тапшырыла. 5 гаиләнең берсе безнең Саба районы Байлар Сабасында яшәүче Гөлнара һәм Фәргать Сәгыйтовлар иде. Алар тантанада барлык балалары белән катнашты. Яңа дәүләт бүләге – «Ата-ана батырлыгы» медален гамәлгә кую карары Татарстан Президенты тарафыннан гаиләнең абруен һәм ата-аналар хезмәтенең абруен күтәрү максатларында кабул ителде. Бүләк җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләп үстергән гаиләләргә тапшырыла.

7) 1 июнь- җәйнең беренче көне генә түгел, ә балаларны яклау көне дә иде. Бу көндә алар өчен зур бәйрәм, район күләмендә төрле чаралар үтте. Шуның иң күңеллеләренең берсе Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында узды. Балаларны котларга РФ Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитов, ТРсы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, район башлыгы Рәис Миннеханов килде.

8) “Бәйрәмнәр бик күп болай да, Ә шулай да, ә шулай да, Иң шәп бәйрәм – балачак!”  Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Икшермә кадет интернат-мәктәбе базасында балачак бәйрәме үтте. 

9) Саба спорт мәктәбе ел әйләнә көрәш түгәрәкләрендә чыныгу алган укучылар өчен җәйне каршылап Сабантуе үткәрә.7нче ел рәттән  Сабабаш төп мәктәбе базасында оештырылучы бу чараны авылдашлар да көтеп ала.Катнашучылар географиясе дә киңәя.Быел күрше Кукмара, Балтач, Теләче,  районнарның яшь спортчылары да бу сафка килеп кушылды.

10) 28 нче май көнне “Саба-Арена” спорт сараенда  ТРсы Югары судының 100 еллыгы, РФ һәм ТРсының Судлар Советының 30 еллыгына багышлап судьялар һәм судлар бергәлеге, ТРсы Юстиция министрлыгы вәкилләре катнашында теннис уены булып узды.
 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев