Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 02.04.2021г. - анонс (12+)

02 апреля 2021, 09:32

886

0

0

2 нче апрель кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 2 нче апрель, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

1) Эше барның - ашы бар. “Гаилә фермер династияләре” республика конкурсында  Әхәтовлар гаиләсе җиңүче.

2) Узып баручы атна дәвамында район үзәгендә гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш  хәлләр  министрлыгы тарафыннан команда-штаб өйрәнүләре үтте. Бу өйрәнүләр гадәттән тыш хәлләр очрагында көчләр һәм чаралар белән идарә итү органнарының эш-гамәлләрен өйрәнүне дә, гамәли чараларны да үз эченэ алды. Аның барышында шулай ук эвакуация һәм авария-коткару эшләрен үткәрү буенча күнегүләр дә алып барылды.
   
3) Китапханә – беренчедән, матур әдәбият дөньясы булса, икенчедән, тылсымлы вакыйгалар иде. Район китапханәсендә шундый чараларның чираттагысы бүген билгеләп үтелә торган Халыкара балалар китабы көне уңаеннан уздырылды. Тулырак, алдагы сюжетта.

4) Узган атнада районыбызның финанс-бюджет палатасы һәм ТРсы казначылык департаментының Саба районы бүлеге коллективы Тимершык авылы клубында “Гөргөри кияүләре” спектаклен сәхнәләштерде.

5) “Ямьле Саба ” яр буендагы чаңгы трассасында оешма-предприятие хезмәткәрләре чаңгыга басты.

6)  30нчы март көнне район күләмендә 2020-2021нче ел кышкы сезонга булган чаңгы ярышлары тәмамланды.

 

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев