Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 01.10.2021г. - анонс (12+)

01 октября 2021, 13:24

781

0

0

1 нче октябрь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген 1 нче октябрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:


     1) Кичә, районыбызда, 21 нче мәртәбә алтын, бриллиант туйларын билгеләп үткән күркәм парларны  тәбрикләү тантанасы үтте.  


     2) Өлкәннәр көне уңаеннан “Дулкын» радиосы да зур эш алып бара- районнын «Кайгырту»  фондына иганә жыю максатыннан радиомарафон уздыра. Бүген эфирда көн дэвамында район, оешма-предприятие житәкчелэре чыгыш ясады. Шул рәвешле районның “Кайгырту” фондына шактый күләмдә физик һәм юридик затлардан иганә акчалары күчерелде. Өлкәннәр көне декада буларак үтә. Шуңа да әле игелекле бәндәләрнең фондка акча күчерү мөмкинлекләре бар.

     3) 1994 елдан бирле йөздән артык илдә, 5 октябрь укытучылар көне, дип билгеләп үтелә. Бу бәйрәм белем бирү өлкәсендә эшләүче һәркем өчен мөһим. Әлеге бәйрәмнең гамәлгә керүенә, 1966 елның 5 октябрендә Парижда «Укытучыларның җәмгыятьтә биләгән урыны» — дигән җыен үтүе сәбәпче булып тора. Нәтиҗәдә ЮНЕСКО вәкилләре һәм Халыкара хезмәт оешмасы тарафыннан «Укытучы статусына кагылышлы тәкъдим»гә кул куела. Рәсәйдә 1994 елдан бирле бу бәйрәмне 5 октябрьдә  билгеләп узалар, ә аңа хәтле ул айның беренче ял көненә туры китереп үткәрелә иде. Саба районы мәктәпләрендә 659 педагог хезмәт куя. Араларында гаиләләре белән шушы хезмәттә булучылар бар. Барлый башласаң укытучылар династиясе дә шактый. Бүгенге чыгарылышта без сезне Шекше авылында яшәүче Зәйнәгыевлар гаиләсе белән таныштырырбыз.

     4) Ковид чигенми, киресенчә яңа дулкыны һөҗүм итә. Районда вәзгыять катлаулы. Ел башыннан ковид-19 белән авыручылар саны 27нче сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча 1222гә җитте. Бүгенге көнгә вируска каршы вакцина ясатучылар 9520 кеше, шуларның 7957се икенче тапкыр ясаткан, 918 кеше бер тапкыр ясала торган прививканы куйдырган. Иң кызганычы, без райондашларыбызны югалтабыз. Саба үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә оештырылган ковид-госпиталь дә тулы куәтенә эшли. Әлегә авырулар саны кимеми. Кызыл зонадан Әлфия Мөбарәкова әзерләгән махсус хәбәр.

     5) Саба-Арена спорт мәктәбендә мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында “Татарстан Кубогына” бөтенроссия ярышлары булып үтте.

     6) 26 сентябрьдә «Сабантуй»  мәдәни-спорт үзәгендә  спортинг-компакт буенча Россия Кубогының 11 этабы  һәм «Сабантуй» үзәге призларына ачык турнир булып үтте.
    
     

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев