Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 01.04.2022г. - анонс (12+)

01 апреля 2022, 13:26

874

0

0

1 нче апрель кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 1 нче апрель, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:

 1) Бу атнада Саба муниципаль районының утырышлар залында  район башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов рәислегендә  комиссия утырышлары булып узды.

 2) Узган атна ахырында Шәмәрдәндә, Байлар Сабасында Нәүрүз бәйрәме гөрләде. Олы-олы казаннарда тәмле боткалар пеште, бәйрәм тамашасы гөрләде, спорт уеннарында исә олысы-кечесе катнашты. 

 3) Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һөнәр сайлау белән таныштыру максатыннан безнең районда “СабаБалаҺөнәр” проектын тормышка ашыру дәвам итә. Бу атнада аның кысаларында “Беби скиллс” республика төбәкара чемпионатының  муниципаль этабы үтте. Бакчага йөрүче малай, кызлар 6 һөнәр компетенциясендә көч сынашты.

 4) “Балкыш” Республика фестиваленең Кукмарадагы зона этабында өлкән яшьтәге үзешчән башкараучылар ачыкланды. Күрше районда безнең иҗат төркеме дә эшләде. 

 5) 30 март көнне Россиядә Һөнәрче көне билгеләп үтелде. Ә һөнәрченең кулы алтын, аннан гөлләр тама диләр. Иләбәр авылында яшәүче Айнур Зарипов та ата-баба мирасын дәвам итеп бүгенге көндә агачтан матур йорт-кирәк яраклары, җихазлар ясый. Аның эшләнмәләре районнан читтә дә үз урыннарын таба. Бу көннәрдә безнең хәбәрчеләребез останың үзе һәм аның җитештерү эшчәнлеге белән танышып кайтты.

 6) Узган шимбәдә Лесхоз урта мәктәбе базасында шахмат турниры узды. Ул РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы, “Почет Билгесе”, “Октябрь Революциясе” орденнары кавалеры Миннеханов Нургали Миннехан улы  истәлегенә багышлап, 20нче тапкыр үткәрелде. 

 7) 30 март көнне “Ямьле Саба” яр буендагы чаңгы трассасында сезонны ябу уңаеннан ярышлар үтте.
 
 8) Кичә Байлар Сабасындагы  спорт комплекста хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләренең хатын-кыз волейбол командалары арасында җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү чарасы булып үтте. 

 9) Иң изге Рамазан ае якынлаша. Бу барлык гөнаһлардан пакълану, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае. Быел Татарстанда Ураза 2 апрельдән 1 майга кадәр дәвам итәчәк. Ураза гаете 2 май көнне була. Әлеге карар Татарстан Диния нәзарәтенең казыйлар Советы утырышында кабул ителде. 1нче апрельдә ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укыла, 2нче апрель (шимбә) – уразаның беренче көне. 30нчы апрельдә – соңгы тәравих намазы, 1нче майда (якшәмбе) – уразаның соңгы көне, 2нче майда – Ураза бәйрәме булачак. Рамазан ае – юмартлык ае да. Ибн Габбас әйткән: «Пәйгамбәребез (с.г.с.) бик юмарт кеше иде, ә Рамазан аенда тагын да юмартрак кешегә әйләнә иде» Бу айның аермасы тагын шунда: күбрәк сәдака бирү, ризык өләшү, ифтар мәҗлесләре ясау хәерле гамәлләрдән булып тора. 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев