Саба ТВ

Саба районы

16+
Белдерүләр

2019 нчы елның 1нче декабрендә Саба шәһәр җирлегендә яшәүче гражданнарның үзара салым җыю буенча җирле референдум үткәреләчәк (16+)

28 ноября 2019, 15:41

1114

0

0

Саба шәһәр җирлеге буенча ел дәвамында киң колачлы төзелеш эшләре алып барыла, яңа объектлар файдалануга тапшырыла. Мондый эшләрне башкаруда ел саен үткәрелүче референдум нәтиҗәсендә җыелган финанс чыганаклары да зур роль уйный. Мәсәлән, 2019нчы ел өчен җыелган референдум акчалары хисабына түбәндәге эшләр башкарылды:

Саба шәһәр җирлеге буенча ел дәвамында киң колачлы төзелеш эшләре алып барыла, яңа объектлар файдалануга тапшырыла. Мондый эшләрне башкаруда ел саен үткәрелүче референдум нәтиҗәсендә җыелган финанс чыганаклары да зур роль уйный. Мәсәлән, 2019нчы ел өчен җыелган референдум акчалары хисабына түбәндәге эшләр башкарылды:

 

  1. Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәдә автомобильләр һәм җәяүлеләр күперләрен төзәтү (төзү) - 4 617 546,7 сумлык;
  2. Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәдә һәйкәлләрне төзәтү - 2 826 800 сумлык;
  3. Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәнең урам юлларын вак таш белән түшәү -  1 671 739,90 сумлык;
  4. Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәнең тротуарларын һәм су агу улакларын төзәтү (төзү) - 1 041 913,40 сумлык.

      2019нчы елның  1нче декабрендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсе муниципаль берәмлеге территориясендә 2020нче ел өчен гражданнардан үзара салым акчасы җыю соравын кертү буенча кабат җирле референдум үткәреләчәк. Финанс чыганакларын Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәнең тротуарларын һәм су агу улакларын төзекләндерү һәм төзү; Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәнең һәм Урта Саба авылының урам юлларын төзекләндерү һәм вак таш белән түшәү; Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәдә һәм Урта Саба авылында чишмәләр һәм зиратларны төзекләндерү һәм тәртиптә тоту; Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсенең тышкы яктыртылышын монтажлау; Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәдә су белән тәэмин итү челтәре төзелешен проектлаштыру; Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәдә агачлар һәм куаклар утырту өчен тоту планлаштырыла. Барыгызны да референдумда актив катнашырга чакырабыз. 

 

 

http://saby.tatarstan.ru

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев