Саба ТВ

Саба районы

16+
Белдерүләр

20 нче сентябрь, җомга көнне, 13 сәгатьтә “Лесная сказка” ял һәм күңел ачу комплексында “Кабак бәйрәме 2019” үткәрелә (16+)

10 сентября 2019, 14:36

1210

0

0

Кадерле дуслар! Сезнең барыгызны да традицион бәйрәмебездә катнашырга һәм күңел ачарга чакырабыз.

Кадерле дуслар! Сезнең барыгызны да традицион бәйрәмебездә катнашырга һәм күңел ачарга чакырабыз.
Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләрдә ачыклана:
1. “Иң зур кабак”
2. Авыл җирлекләре арасында "Кабактан ясалган иң матур композиция”
3. Мәктәпләр арасында “Кабактан ясалган иң матур композиция”
4. Балалар бакчалары арасында "Кабактан ясалган иң матур композиция”
5. “Иң тәмле кабак бәлеше”
6. “Кабактан пешерелгән иң тәмле ризыклар”
7. “Агитбригадалар чыгышы”
8. Фотоконкурс "Кабак янында" (#кабакбэйрэме2019)
Бәйрәмдә Казан артистлары, үзешчән сәгатьтә катнашучылар чыгышы булачак, күңелле мизгелләр фотога алыныр, Бөрә елгасында катамаранда йөрергә, зоопарк карарга, Бай Рифкать мичендә пешкән тәмле коймак, иганәчебез “Лесная сказка” ял һәм күңел ачу комплексы сый-нигъмәтләр өстәле тәкъдим итәчәк.
Бәйрәмдә Сезне бай күргәзмә, сәүдә рәтләре, балалар өчен уен мәйданчыклары, махсус фотозона каршы алачак.

Халыкны 12 сәгать 30 минуттан башлап бушлай Саба мәчете яныннан автобуслар йөртәчәк. Машина белән килүчеләргә махсус стоянкалар каралган.
 

#кабакбэйрэме2019

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев