Саба ТВ

Саба районы

16+
Центральные новости

Татарстанда виртуаль музейларны үстерү планлаштырыла

Татарстан Мәдәният министрлыгы белгече республикада музей фондын цифрлаштыру турында сөйләде.

Татарстанда виртуаль музейларны үстерү планлаштырыла. Татарстан Мәдәният министрлыгы белгече Екатерина Манько шундый тәкъдим белән чыгыш ясады.

Аның сүзләренчә, республикада 150дән артык музей эшли, әмма мәйданчыкларның чикле булуы аркасында бөтен экспозицияләр белән танышу мөмкин түгел. Бу проблеманы электрон музейларны үстерү юлы белән хәл итәргә мөмкин.

«Өйдә яки эштә булган килеш классик мастерлар яки хәзерге рәссамнарның эшләре белән таныша аласыз. Күргәзмәләрне республикада яшәүчеләр генә түгел, ә интернеты булган һәркем карый ала», — дип билгеләп үтте Манько.

Бүгенгә республикада өч виртуаль музей: «Русский музей: виртуальный музей» мәгълүмати-мәгариф үзәге, Бөек Ватан сугышына багышланган интернет-музей, шулай ук Татарстан Республикасы Музее эшли.

Музей фондларының цифрлаштырылган объектлары саны артуы сәнгать белән якынрак танышуга зур адым булачак, диде эксперт.

«Рәссам буларак, минем өчен сәнгатьнең мөмкин кадәр күбрәк кешеләрнең күрә алуы, ә рәссамнар өчен үзләрен күрсәтергә күбрәк мөмкинлекләр булу мөһим», — дип билгеләп үтте Манько.

Реклама

Моннан тыш, ул яшьләрдә интернет-кушымталар һәм квестлар ярдәме белән мәдәнияткә һәм музейларга мәхәббәт тәрбияләү.

«Татарстанда дөньякүләм киңлектә уникаль мәдәни һәм эстетик мирас объектлары бар, интернет-киңлек ярдәмендә аларны трансляцияләү зарур.

Татарстан мәдәниятенең агарту, тәрбияви һәм иҗади роле кешеләр тормышына актив керергә, цифрлы технологияләр аша илләр белән арадашчы ролендә булырга тиеш», — дип тәмамлады сүзен Манько.

Екатерина Манько — Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисенең мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Россия Рәссамнар иҗат берләшмәсе яшьләр секциясе җитәкчесе, Россия Рәссамнар берләшмәсе әгъзасы.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасында хәзер республикада яшәүчеләр республика министрлыклары һәм ведомстволарының өстенлекле мәсьәләләрен билгеләүдә катнашачак дип белдерде. Сынау проект 21 сентябрьдә башланды.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей