Саба ТВ

Саба районы

16+
Центральные новости

Мәктәп урманчылыклары II слетында Сабаның "Нургали оныклары" командасы җиңү яулады

Барлыгы Татарстандагы 30 мәктәп урманчылыгыннан 200гә якын катнашучы республиканың иң яшь урман белгече исемен яулау өчен көч сынашты.

Кукмара районының "Лубян урман-техника көллияте" базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының II слеты тәмамланды. Чарага тантаналы рәвештә уку йорты стадионында йомгак ясалды. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итте.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, Лубян урман-техника көллияте директоры Рим Фәйзрахманов балаларны котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды.

 

"Слеттан бары тик уңай хис-кичерешләр генә калгандыр һәм әлеге бәйрәм бик озакка сезнең хәтердә сакланыр, дип өметләнәм. Ярышларда катнашучылар Лубянга инде студентлар сыйфатында кире әйләнеп кайтыр, дип ышанам", – диде үз чыгышында министр.

Гомумкоманда зачетында 1нче урынны Саба мәктәп урманчылыгының "Нургали оныклары" командасы яулады, 2нче урынга – Лубян мәктәп урманчылыгының "Экос" командасы, 3нче урынга Арча мәктәп урманчылыгының "Табигать варислары" командасы чыкты. "Җиңүгә омтылыш өчен" номинациясендә Мамадыш мәктәп урманчылыгы бүләкләнде.

Реклама

Җиңүчеләр шулай ук "Татарстан урманнарының киләчәге – безнең кулда" урман конференциясе номинациясендә,  "Яшь урманчылар" конкурсының "Җиңүгә омтылыш өчен", "Тест уздыру" номинацияләрендә билгеләнде.

"Яшь урманчылар" конкурсында 3нче урынны Булат Әһлиуллин ("Ак каен" Нурлат мәктәп урманчылыгы), 2нче урынны Энҗе Әхмәтҗанова (Саба мәктәп урманчылыгы), 1нче урынны Вероника Федорова ("Экос" Лубян мәктәп урманчылыгы) яулады.

Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр алды. Аларга ноутбуклар, планшетлар, сәгатьләр, урман-таксацияләү приборлары тапшырылды. Бүләкләрне укучылар киләчәктә урман һөнәренә өйрәнгәндә файдалана алачак.

Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының II слеты Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән 29 июльдән 31 июльгә кадәр уздырылды. 2018 елда республикада 50гә якын мәктәп урманчылыгы исәпләнә, алар 44 мәктәптән 1200 баланы берләштерә. Соңгы мәртәбә моңа охшаш чара 8 ел элек Саба районында уздырылган иде. Быелдан башлап мәктәп урманчылыклары слетын ел саен уздыру планлаштырыла.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев