Саба ТВ

Саба районы

16+
Центральные новости

Җәмәгать транспортында шикле предмет очраганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәрттеләр

Мондый очракларда шунда ук табылган предмет турында йөртүчегә яки транспорт кондукторына хәбәр итәргә кирәк.

Татарстан халкына җәмәгать транспортында уяу һәм игътибарлы булырга киңәш ителә. Әгәр сез караучысыз калдырылган сумка, төргәк, тартма яки теләсә нинди башка шикле әйбер тапсагыз, аны урыныннан күчерергә яки ачарга ярамый – бу сезнең һәм башка пассажирларның тормышы өчен куркыныч булырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Мондый очракларда шунда ук табылган предмет турында йөртүчегә яки транспорт кондукторына хәбәр итәргә кирәк.

Шулай ук җәмәгать транспорты тукталышлары янында, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, торак йортлар янында шикле әйберләргә игътибар итәргә кирәк.

Озак вакытка торак йортлар янында яки кешеләр күп була торган урыннарда калдырылган буш автомобильләргә, яки кайсыдыр фатирда даими рәвештә кешеләр җыелуын күрсәгез, уяу булыгыз.

Реклама

Ачыкланган шикле әйберләр яки гамәлләр турында сез һәрвакыт түбәндәге телефон номерлары аша хәбәр итә аласыз: Казанда яшәүчеләр өчен – 292-50-10, 291-35-28 (полиция), 275-30-50 (транспорт буенча «Кайнар линия»), гомуми номерлар – 112 яки 012 (кәрәзле телефоннан шалтырату өчен бердәм коткару хезмәте), 231-45-55 (ТР буенча РФ ФИХИ).

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/amagat-transportynda-sikle-predmet-ocraganda-uz-uzenne-totu-kagyidalaren-iskarttelar-5858848

Фото: Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев