Саба ТВ

Саба районы

16+
Центральные новости

Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе үзмәшгульләр өчен ярдәм чаралары булдырачак

Кредит алган вакытта процентлар компенсациясе һәм ташламалы микрозаймнар кертү күздә тотыла.

2019 елда Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе үзмәшгульләр өчен ярдәм чаралары булдырачак. Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары — Эшкуарлык һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«209нчы федераль закон буенча үзмәшгульләр кече һәм урта эшкуарлык субъектына карамый. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм күрсәтү» илкүләм проекты кысаларында 2019 елда Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе алдында үзмәшгульләр өчен ярдәм чаралары булдыру бурычы тора», - дип искәртте Сибгатуллин.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә үзмәшгульләр өчен нинди финанс ярдәм кирәклеге, шул исәптән кредит алган вакытта процентлар компенсациясе һәм ташламалы микрозаймнар хакында фикер алышалар. Әмма хәлиткеч карар әлегә кабул ителмәгән, дип билгеләп үтте ТР икътисад министрының беренче урынбасары.

Реклама

«Хәзерге вакытта үзмәшгульләр өчен финанс ярдәме күрсәтүнең турыдан-туры чаралары юк. Эксперимент елы төгәлләнгәч, мондый чаралар кертү ихтыяҗы турында тиешле нәтиҗәләр чыгарылачак», - дип өстәде ул.

 Фото: архив/Салават Камалетдинов

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/15/195366/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев