Саба ТВ

Саба районы

16+
Центральные новости

Казанда полилингваль мәктәп укучылары испан, кытай, гарәп һәм төрек телләрен өйрәнәчәк

Татарстанда рус, татар һәм инглиз телләрендә укыту буенча полилингваль белем бирү комплекслары челтәре булдырыла.

Казанда беренче полилингваль комплекс уку биналары төзелә. Өч телдә белем бирү учреждениесендә укучылар өстәмә рәвештә испан, алман, француз һәм кытай телләрен, шулай ук гарәп һәм төрек телләрен өйрәнә алачак. Бу хакта Казанның 165 нче мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов сөйләде.

«Федераль дәүләт белем бирү стандарты икенче чит телне өйрәнүне күздә тота», - диде мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.

 «Хәзер икенче телне өйрәнү исемлегендә булган телләр белән беррәттән, испан, алман, француз һәм кытай телләрен дә кертергә телибез. Безнең республикада бу телләргә ихтыяҗ бар. Татарстанда «Алабуга» махсус икътисади зонасында, мәсәлән, төрек телен белү белән бәйле 290 вакансия ачылды», – дип билгеләп үтте ул.

Реклама

Татарстанда 2022 елга рус, татар һәм инглиз телләрендә укыта торган полилингваль белем бирү комплекслары челтәрен булдырачаклар. Казанда ике комплекс төзеләчәк, Яр Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада һәм Алабугада - берәр комплекс. Фото: Александр Эшкинин

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/11/184302/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев