Саба ТВ

Саба районы

16+
Центральные новости

2019 елда «Химград» технополисында Кытайның УЗИ-аппаратлары җитештерү заводы урнашачак

Кытайның SonoScape компаниясе Казанда үз офисын ачты инде, диде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.

2019 елның икенче яртысында Казанның «Химград» технополисы базасында SonoScape компаниясенең (Кытай) ультратавыш аппаратлары җитештерү заводы урнашачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

Компания өч илдә эшчәнлек алып бара, аның Силикон үзәнлегендә фәнни-тикшеренү үзәге бар, дип искәртте Миңнуллина.

«Биредә алар офис ачтылар, үз кешеләрен куйдылар. Хәзер аның белән бергә «Химград»та гамәлгә ашыру өчен проект әзерлибез», - диде ул һәм зур булмаган инвестицияләр хакында сүз баруын әйтте.

Реклама

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/08/173038/

Фото: архив/Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев