Саба ТВ

Саба районы

16+
Тарих

Тукай кайтып төшсә…

Әгәр Тукай кайтып төшсә Бүгенге көнебезгә, - Кулын куеп каш өстенә Ни әйтер иде безгә?.. Терелеп кайтсамы Тукай Бүгенге Казанына, Азык тапмый калмас иде Үзенең язарына. Дияр иде: татарымның Рухы-җисме тазамы? Ничекләр соң дәвам итә Алу-сату базары?.. Кай патша идарә итә Сез яшәгән чорларда: «Әллүки»ләр калды микән Сез җырлаган җырларда?...

Әгәр Тукай кайтып төшсә
Бүгенге көнебезгә, -
Кулын куеп каш өстенә
Ни әйтер иде безгә?..
Терелеп кайтсамы Тукай
Бүгенге Казанына,
Азык тапмый калмас иде
Үзенең язарына.
Дияр иде: татарымның
Рухы-җисме тазамы?
Ничекләр соң дәвам итә
Алу-сату базары?..
Кай патша идарә итә
Сез яшәгән чорларда:
«Әллүки»ләр калды микән
Сез җырлаган җырларда?
…Туган тел язмышын күреп,
Кабатлар иде шуны:
«Әй син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бумы?»
Карәхмәтләр урынына
Бур Әхмәтләр ишәйде.
Урлашуда, гөрләшүдә
Мафияләр көчәйде!
Шүрәле каргаган авыл
Юк, дисеңме, һаман да, -
Өр-яңадан кайтып төштек
«Крепостной» заманга!
Ит белән сөт һаман әле
Крәстиан җилкәсендә.
Үзгәреш күренми хәтта
Мәхәббәт өлкәсендә:
Кайда - Таһир-Зөһрә кебек
Сөюдә янган утлар;
Китап битләренә чумып
Ләззәт эчкән минутлар?
«Интернет» белән «инкыйраз»
Рифмалашкан заманда, -
Вәсвәсәче иблис токым
Уен уйный һаман да.
Харап була яшь-җилкенчәк -
Капты «афәт» базына:
Эшен ташлап, берөзлексез
«Портал»ларда казына.
Әдәп-әхлак, сәясәтнең
Саекты чишмәләре.
Хәтта классик әсәрләрнең
Чүплеккә киткән мәле!
Рухы түгел, акча өчен
Ил эчендә дау бара.
Монафикълар, балта тотып,
Кабер ташын аудара…
Кешелеккә ябырыла
Супер глобальләшү, -
Ходай нигъмәтләре белән
Мәңгегә бәхилләшү.
Яшәеш - ватык куласа,
Бер әйләнә, бер баса.
Сугыш-сугыш уйный илләр,
Дөнья - канлы тамаша.
…Әй, Тукайҗан!
Кайта күрмә
Безнең бүгенге көнгә, -
Дучар буласыбыз килми
Синең усал хөкемгә!
Уттан алып, суга салып
«Пешекләр» идең безне!
Зарыбызны аңлаучы юк,
Белүче хәлебезне…
Шигырьчеләр бик күп хәзер,
Сатирада
Юк шул синдәй маһирлар.
«Дефицит» бездә - шагыйрьләр,
Синең кебек шаһ ирләр!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев