Саба дулкыннары

Безнен тарих

2000 елның 15 маенда, Саба район хакимияте башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов карары белән, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе төзелә. Аның генераль директоры итеп кино оешмасы җитәкчесе Фәрит Хәйдәр улы Зарипов билгеләнә, баш мөхәррир итеп Әлфия Мөбарәкова куела. Ике айдан соң кино оешмасы аерыла. Яңа FM радиосы 105,6 ешлыгында 2001 елның 8...

2000 елның 15 маенда, Саба район хакимияте башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов карары белән, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе төзелә. Аның генераль директоры итеп кино оешмасы җитәкчесе Фәрит Хәйдәр улы Зарипов билгеләнә, баш мөхәррир итеп Әлфия Мөбарәкова куела. Ике айдан соң кино оешмасы аерыла. Яңа FM радиосы 105,6 ешлыгында 2001 елның 8 июнендә, Сабантуй көнне, беренче тапкыр эфирга чыга. Беренче тапшыру төерле булмый, шул көнне үк, беренче тапшырудагы хәбәрләрне, җырларны район халкы бик яратып кабул итә. Студиягә яшьләр килә, аларны конкурс нигезендә эшкә ала башлыйлар. Тәүлек вакытына карамыйча, радиожурналистлар Раилә Гомәрова, Ләйсән Бакирова, Фәридә Ибәтуллина, Гөлшат Закирҗанова, Әмир Галиев һәм башкалар "Саба дулкыннары" радиосында көнне төнгә ялгап эшлиләр. Аларның тавышы бер Сабага гына түгел, Арча, Кукмара, Балтач, Теләче, Мамадыш, Питрәч районнары халкына, хәтта курше Киров өлкәсенең кайбер районнарына һәм Малмыж шәһәренә дә ишетелә. Бер ел эшләгәч, эфирга чыгу өчен Мәскәүдән лицензия алына. Яшь хезмәткәрләр КДУның журналистика һәм социология факультетына укырга керәләр. Венера Дәүләтшина һәм Галия Кәримуллина - әнә шундыйлардан. Радио күрше районнарга да сөйләгәнлектән, Кукмара район хакимияте белән сөйләшеп, анда махсус хәбәрче булдырыла. шул көннән башлап, Гөлҗофар Миңнеханова факс аша Сабага хәбәрләр юллап тора. "Авылымның айлы кичләре", "Әй, язмыш, язмыш!", "Серле йорәк", "Чын күңелдән", "Татар телем - туган телем", "Ак халат иңнәрдә", "Без тарихта эзлебез", "Күңелләр сафланадыр иман белән" исемле һәм башка тапшырулар кыска гына вакыт эчендә тыңлаучылар арасында зур кызыксыну уятып, аларның санын көннән-көн арттыра бара.
Мәгълүмат чараларының җирле җитәкчелек белән булган мөнәсәбәтләре - аерым, четерекле мәсьәлә. Гади эшче-крестьян мәнфәгатьләрен кайгыртмыйча, икейөзләнеп, буш сүз артына яшеренеп, тешсез генә тәнкыйтьләгән булып кыланып, халык ышанычын һәм тыңлаучылар мәхәббәтен яулап булмый инде. Монда сиңа матур тавышың да, сөйкемле кыяфәтең дә,тәмле телең дә ярдәм итмәячәк. "Саба дулкыннары"нда бу мөнәсәбәтләрнең нәтиҗәле, үтемле, узенчәлекле, хәтта үрнәк булырлык юлын тапканнар. Бер әңгәмәдә Әлфия Мөбарәкова: "Бездә цензура юк...", - дигән иде. Димәк, ярамаган сораулар, тыелган темалар да юк. Дөресен әйтик, моңа ышанып та бетеп булмый. Кызганычка каршы, тормыш безне шуңа өйрәтте. Ирекле аралашуның үзләре өчен дә отышлы, файдалы икәнлеген район җитәкчелеге дә бик яхшы аңлый һәм бу эштә актив катнаша, һәрвакыт ярдәм итә. Җитәкчелеккә дә яңа буын килде бит. Экология, сәүдә, мәгариф, тикшерү органнары һәм башка күп өлкәләрдәге төрле баскыч җиәкчеләре - барысы да, даими рәвештә, микрофон каршына утырып, халык алдында җавап тоталар. Мондый ачыктан-ачык сөйләшүләрдә халыкны сүз боткасы белән алдап булмый.
- Бернәрсәне дә яшермибез, беркемнән дә курыкмыйбыз, - дигән иде ӘлфияМөбарәкова бер әңгәмәдә, - безнең дә бар эшебез халык алдында. Рәис Нургаиевич та безнең кыю адымнарыбызны хуплап кына тора, каршылыклар килеп чыкканда, ярдәм итәләр. Аннан соң, хәзерге вакытта сәхнәдә мәгънәсез, тозсыз, ямьсез җыр-такмаклар күбәйде. Аларнын күбесе минем ачуны гына китерсә, кайберләре бездә эшләгән яшьләргә ошый. "Матур бит, Әлфия апа...", - диләр, кайвакыт. Юк бәхәсләшеп тормадык, тоттык та "Җырның җыртыгы бармы?" дигән тапшыру оештырдык. Безгә җибәрелгән җырларны уйнатабыз да, тыңлаучылар белән фикер алышабыз. Яшьләр бераз узләренчәрәк, олыраклар башкачарак фикер йөртсәләр дә, бәхәссез бер уртак байлыгыбыз бар - барыбыз да тиңсез татар моңын бик яратабыз. Бәхәстә бит ул каршылык нокталары гына түгел, берләшү һәм туганлашу нокталары да табылырга тиеш... Күп төрле тапшырулар арасында тагын берсе турында әйтми уза алмыйм. Без әле ялгызакларга бер-берсен табып, танышырга да булышабыз. Башта без аны "Димче карчык" дип атаган идек, тик, аннан соң, бу сүзләр кушамат булып үземә тагылыр, дип курка башладым да, ул исемне үзгәрттек. Чөнки, кайчакта үземә дә "Димче карчык" дип мөрәҗәгать итә башладылар. Сөйли китсәң, куп инде ул без башкарган эшләр...
Дөрес әйтә Әлфия ханым. Санап китсәң, алар бихисап - әлеге китапка кергән мәкаләләрне кабатлау да була.Аннан соң, кочакка сыймасны кочаклап та булмый бит!..
Үзәктән читтәрәк, районнарда, авылларда,гомумиләштерелгән гадәтләрдән, кысалардан, шаблоннардан, тыюлардан азатрак булган иҗади халык арасында әле бозылмаган саф, үзенчәлекле, кыю талантлар бар. Аларны куркытмыйча, өркетмичә үстерергә генә кирәк. Авторитар җитәкчелеккә дучар ителмәгән төбәкләрдә андый талантлар гөрләп чәчәк ата, халык ышанычын яулап, үз милләтенә хезмәт итә. "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе, аның лаеклы җитәкчесе Әлфия Мөбарәкова һәм, гомумән, әлеге районның алдынгы фикерле җитәкчелеге - шуның менә дигән матур мисалы!..

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: