Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Зәйнәб Фәрхетдинова түләүсез зур концерт куя

Татар эстрадасының танылган җырчысы, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова үзенең туган көнендә - 17 августта якташлары өчен Ык буенда зур концерт куярга җыена.

«Бәешле болыннарында концерт кую Зәйнәбнең күптәнге хыялы иде. «Алтын юбилее» көнендә без аның бу хыялын тормышка ашырырга уйладык. Татарстанның Азнакай районы хакимияте белән килешеп, Ык елгасы буенда, ачык һавада халык өчен зур бәйрәм ясыйбыз. Азнакай районыннан чыккан сәнгать әһелләре катнашында концерт, соңыннан яшьләр өчен дискотека булачак, салютлар атылачак», - дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгына җырчының хәләл җефете, Татарстанның халык артисты Зөфәр Билалов.

Концерт 17.00 сәгатьтә башлана, керү - түләүсез.

Зәйнәбнең алтын юбилее Казан тамашачысы өчен "Спорт сараенда" 30 сентябрьдә уздырылачак. Алга таба юбилей концертлары Мәскәүдә, Уфада дәвам итәчәк.

Мәгълүмат өчен. Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова 1967 елның 17 августында Үзбәкстанда туган. Азнакай районының Сарлы авылында үскән. Ире, Татарстанның халык артисты Зөфәр Билалов белән бергәләп утыз елга якын концерт эшчәнлеге алып баралар.

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев