Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Зәйнәб Фәрхетдинова чыгара башлаган газет нәрсә турында? [фото]

«Язмыш сукмаклары" дигән татарча газет чыга башлады. Аның беренче саны Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдиновага багышлана. //Татар-информ//

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова һәм "Шәһри Казан" газетында озак еллар мәдәният темасын яктыртып барган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Люция Хәбибуллина татар телендә кызыклы басма чыгару турында күптән хыялланган булган.

"Язмыш сукмаклары"ның беренче санында җырчыга багышланган язмалар урын алган. Исеменнән күренгәнчә, газетта төрле кызыклы язмышлар, гыйбрәтле вакыйгаларны яктыртып барырга исәп тоталар. Күренекле шәхесләрнең истәлекләре, артистлар тормышы, табиб киңәшләре, чайнвордлар да урнаштырып барылыр дип көтелә, ди яңа проект авторлары.

Әлегә газет Татарстанда айга бер мәртәбә чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев