Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Зыян күрүче булмаган юл һәлакәте инспекторлардан башка гына теркәлә башларга мөмкин

ЮХИДИ хезмәткәрләрен һәлакәт урынына зыян күрүчеләр булганда гына чыгару тәкъдиме карала.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). ЮХИДИ хезмәткәрләренә, мөгаен, зыян күрүче булмаганда юл-транспорт һәлакәтен теркәү өчен урынга чыгасы булмас. Әлеге тәкъдим белән Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм канун буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Вячеслав Лысаков чыккан. Депутат әлеге соравын Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведевка юлларга уйлый, дип җиткерә ТАСС агентлыгы.

"Бу ике машина йөртүченең һәм аларның иминият компанияләренең гражданлык-хокук багланышлары, - дип саный Лысаков. - Ни өчен әле моңа инспекторлар рәвешендә дәүләт җәлеп ителергә һәм йөзәрләгән машина кемнеңдер фарасы ватылу яисә ишеге сыдырылу аркасында чакрымнарга сузылган бөкеләрдә торырга тиеш?"

"Бәрелешкәнсез икән, фотога төшерәсез, машинагызны юлдан аласыз һәм мәсьәләне иминият компанияләре белән, йә булмаса, суд аша хәл итәсез", - дип өстәгән ул.

Искәртеп үтик, хәзер юл-транспорт һәлакәте булганда ЮХИДИ инспекторларыннан башка европротокол тутырырга була. Әмма чикләүләр - иминият түләүләрендә лимит бар.

Реклама

Лысаков, әлеге чикләүләрне бетерергә кирәк, дип саный. Машина йөртүчеләргә урында кирәкле ремонтның күпмегә төшәсен билгеләү кыен, шуңа да психологик яктан бу европротокол төзүне тоткарлый.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев