Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Зәйдәге котычкыч һәлакәттә үлгән кызның әбисе: “Гаеплеләр яшәр, ә менә безнең оныгыбызны кайтарып булмый шул”

Былтыр Россиядә булган иң зур фаҗигаләрнең берсе - Зәй янындагы һәлакәт буенча суд хөкем карарын укыды. "Евразийская корпорация автовокзалов" акционерлык җәмгыятенең "Неоплан" автобусын йөртүче 56 яшьлек Александр Ижмуковка карата юл йөрү кагыйдәләрен бозган һәм саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән өчен хөкем карары чыгардылар.

Судья хөкем карарын ике сәгатьтән артык укыды. Нәтиҗәдә прокурор Ринат Кәримов кына карар белән канәгать булуларын белдерде, шул ук вакытта документны җентекләп өйрәнергә кирәклеген әйтте. Һәлак булучыларның туганнары хөкем карары белән канәгать калмады. Кемдер карарны бик йомшак дип исәпләсә, башкалары бик кырыс, дип тапты.

Исегезгә төшерәбез, 2 июльдә Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт трассасының 52 нче километрында 28 пассажир утырган автобус юл һәлакәтенә очрады.

Тикшерү билгеләгәнчә, "Неоплан" йөртүчесе тизлекне арттырган, юлдагы һәм һава торышы шартларын исәпкә алмаган, дистанцияне сакламаган һәм автобус белән бер юнәлештә хәрәкәт итүче "Камаз" йөк машинасы сөйрәтеп бара торган "Ман" йөк машинасы белән бәрелгән. Бәрелешкәннән соң, автобус яна башлаган, юлларны бүлгеч полосага чыккан һәм капланган. Авария нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак булды, шул исәптән 4 бала. Калган пассажирлар төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алды. Автобус белән йөк машинасы тулысынча янып бетте.

Хөкем карарында Ижмуковның гаебен танымавы да чагылды. Судта гаепләнүче 25 ел йөртүче булып эшләвен, трассаны яхшы белүен, фаҗига төнендә рөхсәт ителгән тизлек белән баруын әйтте. Әгәр аның каршына "Ман" килеп чыкмаган булса, ул һәлакәткә эләкмәс идем, диде. Ижмуков раслаганча, "Ман"ның габарит утлары янмаган, йә алар бик пычрак булган. Шулай ук, автобус йөртүче сүзләре буенча, йөк машинасында авария билгесе дә булмаган.

Ижмуков уйлаганча, әлеге юл һәлакәте "Камаз" белән "Ман"ны беркеткән тоташтыргыч җайланма (сцепка) ватылганга, шуның аркасында иномарканы бер яктан икенче якка болгаганга килеп чыккан булырга мөмкин. Тоташтыргыч җайланма билгеле бер мизгелдә бөтенләй өзелеп, шул сәбәпле бәрелеш килеп чыккан булуы да бик ихтимал.

Шулай да, суд фикеренчә, Ижмуковның раслауларын шаһитларның - һәлак булучыларның туганнары, авариядән соң исән калган пассажирлар, "Камаз" һәм "Ман" йөртүчеләре, шулай ук юлдагы башкаларның күрсәтмәләре кире кага.

Исән калган пассажирларның күпчелеге яна торган автобустан атылып чыгулары хакында әйтә. Кемдер аңына килгәндә чирәмдә яткан, кемнедер салоннан башка пассажирлар тартып чыгарган, башкалары үзләре чыккан. Коточкыч фаҗига вакытында исән калучылар автобусның нинди тизлектә баруы турында төрле фикерләр белдерә. Йөртүчене бик куып барды, дип раслаучылар да булды. Шулай да, суд бу фикерләргә тәнкыйть белән карады. Чөнки бар кеше дә тизлекне дөрес бәяли алмый, чама белән тизлек билгеләү һәркем булдыра ала торган эш түгел.

Автотехник экспертизага килгәндә, экспертлар раслаганча, автобус кимендә сәгатенә 113,9 километр тизлек белән барган. Нәкъ менә шул шарт бәрелешүнең төп сәбәбе булган да инде. Ижмуков адвокатлары чакырган эксперт фикерен суд объектив түгел, дип тапты. Ул бары тик гаепләнүчене яклаучылар биргән документлар белән генә эшләгән. Ә аларның тулы экспертиза ясау өчен җитешмәгәнлеге аермачык.

Суд яклау ягының башка дәлилләренә дә бәя бирде. Аерым алганда, авария булганга кадәр юлның ул өлешендә "70" билгесе булмау турындагы мәгълүматны суд кире какты. Исегезгә төшерәбез, адвокатлар юл билгесенең чын булуында шикләнеп, билгенең өр-яңа булып күренүен, юл һәлакәте уртасында торса да, корымланмаганын белдергән иде.

Хөкем карарында видеорегистратор белән килеп чыккан очрак та чагылды. Видеорегистраторны югалту турында хәбәрләр вакытлы матбугатта зур шау-шу куптарган иде. Суд процессыннан соң, прокурор әйткәнчә, видеорегистратор язмасын башта Казанда, аннары Мәскәүдә укырга тырышып караганнар.

Мәгълүматны алырга тырышып, Мәскәү эксперты кулланган ысул прибор ватылуга китергән. "Ул кирәкле мәгълүматны табу өчен соңгы ысулны кулланып караган", - дип аңлатты прокурор.

Реклама

Суд фикеренчә, Ижмуковның һәлакәтне булдырмый калу өчен техник мөмкинлеге булган. Ләкин юл йөрү кагыйдәләренә салкын карау сәбәпле, ул моны башкарып чыга алмаган. Хөкемне йомшаграк итү шарты итеп, Ижмуков үзе дә бу авариядә зыян күрү исәпкә алынды. Бәрелешкән мизгелдә йөртүче үзе дә автобустан очып чыккан, аңын югалткан. Аңына килгәч, кешеләргә ярдәм итә башлаган, моның өчен автобусның арткы тәрәзәсен бәреп ваткан.

Суд Александар Ижмуковны 4,5 елга ирегеннән мәхрүм итте һәм колония-поселениега озатты. Шуннан соң тагын 3 ел дәвамында аңа машина йөртү белән бәйле вазифада эшләү тыела.

Суд зыян күрүчеләрнең мораль зыян өчен матди компенсация турындагы шикаятен тулысынча кире какты. Зыян күрүчеләр үз дәгъваларын гражданнар суды процессында белдерә ала, дип хәбәр ителде.

Исегезгә төшерәбез, һәлакәттә кызларын - медицина университеты студентын югалткан Галимовлар гаиләсе гражданнар шикаяте биргән иде. Алар мораль зыянны 50 миллион сум дип исәпләде. Шулай ук фаҗига төнендә хатынын һәм ике улын югалткан Валерий Мельников та гражданнар шикаяте бирде. Аның дәгъвалары 4,5 миллион сумлык иде.

Шуны билгеләп узарга кирәк, берничә көн алдан, якларның кара-каршы чыгышлары вакытында, гаепләү ягы Ижмуковны 6,6 ел ярымга ирегеннән мәхрүм итеп, гомуми режимлы колониягә озатуны сораган иде. Ул вакытта прокурор янына зыян күрүчеләрнең берсе килеп, ачыргаланып болай дигәне истә: "7 ел сорыйбыз дигән идегез бит". Соңрак "Татар-информ" хәбәрчесе белән сөйләшкәндә, зыян күрүче кеше теманы дәвам итте: "Бер гаепсез кешеләр һәлак булды. Коточкыч үлем белән киттеләр. Моның өчен җиде ел да аз..."

Суд бетүгә үк, Ижмуковның туганнары карар белән килешмәүләре турында гариза бирде. Беренче чиратта, алар карарда җитди дәлилләр исәпкә алынмады, дип белдерде. Александа Ижмуковның туганнан туган сеңлесе Юлия хөкем карары нигезсез, ди. Аның сүзләре буенча, карар процесс барышында ачыкланган дәлилләргә каршы килә. Беренче чиратта, туганнар хөкем карарында тизлек режимын бозуга басым ясауны кабул итми. Автобус сәгатенә 113,9 километр тизлек белән бара дигән раслау, аның сүзләре буенча, исбатланмаган. ГЛОНАСС системасы мәгълүматы буенча, хәрәкәт вакытында тизлек арттырылмаган. Юл һәлакәте вакытында тизлек сәгатенә 74 километр булган. Ижмукова әйткәнчә, автобуста тизлекне чикли торган җайланма бар, ул сәгатенә 100 километрдан артык тизлек белән хәрәкәт итәргә бирми.

"Видеорегистратор флеш-картасы белән булган хәл дә каршылык тудыра, - диде Ижмуковның сеңлесе "Татар-информ" хәбәрчесенә. - Укылмагач, аны бетереп атарга дигән сүз түгел бит. Предметның хуҗасы бар. Ул - пассажирлар ташучы оешма. Шуңа күрә бары тик хуҗасы гына аны бетерү йә саклау турында карар кабул итә ала".

Суд утырышлары залыннан чыгып киткәндә, Александр Ижмуковның улы әтисенә дәште: "Үзеңне сакла. Иптәшләрең сәлам әйтте!". Сүз хезмәттәшләре турында борчылып торучы Самара оешмасы машина йөртүчеләре турында бара, булса кирәк.

"Татар-информ" хәбәрчесе белән аралашканда, зыян күрүчеләр дә хөкем карары белән килешмәүләре турында әйтте.

Калашников исемендәге Ижевск дәүләт техник университеты математика һәм табигый фәннәр факультеты деканы, физика-математика фәннәре докторы Али Алиевның тол калган хатыны Ольга Мищенкова хөкем карарын ишетеп, канәгать калмавын белдерде.

"Дөреслекне без белә алмадык инде, - диде ул. - Безгә фаҗига турында бер версия генә әйттеләр. Юл һәлакәтенә "Камаз" һәм "Ман" йөртүчеләренең дә катнашы булуы турындагы версия бөтенләй тикшерелмәде. Ә бит вакыйгаларның нәкъ менә шундый юнәлештә баруын кире кагу өчен, шәхсән минем, бернинди дә нигезем юк. Мин Ижмуков гаепле түгел, дип әйтмим. Әлбәттә, бу фаҗига килеп чыгуда аның гаебе бар. Автобус йөртүче пассажирлары өчен тулысынча җаваплы. Шулай да, һәлакәтнең барлык гаеплеләре дә җәза алырга тиеш бит. Тикшерү игътибарын тулысынча үзенә юнәлткән кеше генә түгел. Бик күп сораулар калды. Туганнарыбыз бәрелешүдән түгел, ә янгында үлгәне исбатланды. Янгын каян килеп чыккан, трассага ягулык каян түгелгән - беркем дә аңлаешлы гына итеп әйтмәде".

Һәлак булган Мария Галимованың әбисе Ижмуковның гаебе исбатланды дип исәпли.

"2016 елда Самарага бардым. Кире кайтканда Александр Ижмуков автобусына утырырга туры килде, - дип сөйләде әби "Татар-информ" хәбәрчесенә. - Ул вакытта да коточкыч тизлек белән куып кайтты. Урамда яңгыр ява иде, ә ул тизлекне киметмичә барды. Һәлакәткә очрамасак иде дип, юл буе дога укып кайттым. Ә монда сәгатенә 70 километр тизлек белән барган, дип раслап маташалар. Йөртүче кыска вакыт эчендә генә "яңадан тәрбияләнә" алмый инде. Һәлакәт булганнан соң ук без шул урында идек. Шул вакытта ук бөтенесе автобус сәгатенә 100 километрдан артык тизлек белән барган, диде. Хәзер аның тизлек чикләгече булган да, ул кагыйдәләрне бозмыйча барганы ачыкланды. Әкият бу! Каян гына чыккан диген! Әгәр "Камаз" белән "Ман" ягулык алып бара торган булса, йөк машиналары шундук шартлар иде. Бу очрактагы кебек янып ятмаслар иде. Бу машиналары бөтен тирә-яктан кискәләп җыйган булырлар иде. Ә Ижмуков һәлакәт урынында "Багымда ягулык тулы иде", дип әйтте."

Әби Ижмуковның колония-поселениега китүе белән дә риза түгел.

"Без телевизордан күргәнебез бар. Кешеләр үлгән юл һәлакәтләре китереп чыгарган машина йөртүчеләрнең бу колония-поселениеларда ничек яшәгәнен беләбез. Яхшы яшиләр. Суыткычларында ризык тулып тора. Өйдәге кебек яшиләр. Хатыннары килеп, хәтта 13 көнгә кадәр алар янында яшәп тора ала", - ди олы яшьтәге хатын.

Шуннан соң әби өстәп куйды: "Алар яшәр инде, ә менә безнең оныгыбызны кайтарып булмый шул".

http://www.intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев