Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Зәй янындагы фаҗига факты буенча йөк машинасы һәм автобус йөртүчеләре тоткарланачак

Версияләрнең берсе буенча, автобус белән идарә итүченең күзе йөк машинасы фаралары белән чагылдырылган.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Зәй районындагы һәлакәт белән бәйле рәвештә "КАМАЗ" йөк машинасының һәм "Неоплан" пассажирлар автобусының ике йөртүчесен тоткарлау ниятләнә, дип хәбәр итте Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы.

Версияләрнең берсе буенча, автобус йөртүченең күзе йөк машинасы фаралары белән чагылдырылган.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта автобуста 8 үлгән кешенең гәүдәсе алынган, аларның шәхесләре тәгаенләнә. Суд-медицина экспертизалары билгеләнгән. Һәлакәт урынында тикшерүчеләр үз эшен дәвам итә.

Искәртеп узабыз, бүген 00.37 сәгатьтә Зәйдән Әлмәткә таба чыгу юлында "Неоплан" пассажир автобусы белән "КАМАЗ" йөк машинасы бәрелешә. Бәрелешүдән соң "Самара-Ижау" шәһәрара автобусы кюветка әйләнеп төшә һәм яна башлый.

Юл-транспорт һәлакәтендә 13 кеше үлгән, шуларның икесе бала. Шулай ук 15 кеше зыян күргән. Һәлакәттә зыян күргән һәм үлгәннәрнең туганнары өчен кайнар линия ачылды.

Фаҗига белән бәйле рәвештә Татарстанда матәм көне игълан ителде һәм район сабантуйлары кичектерелде. Юл-транспорт һәлакәте булган урынга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин юнәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев