Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Зәй янында һәлакәткә очрап, 14 пассажиры үлгән автобус йөртүчесе сак астында калдырылды

Самара - Ижевск маршруты буенча юл тоткан автобуста 29 кеше булган.

(Казан, 31 август, "Татар-информ"). Татарстан Югары Суды бүген шикаять гаризасын карау нәтиҗәсендә 2 октябрьгә кадәр 2017 елның 2 июлендә Зәй янында юл-транспорт һәлакәтенә очраган автобус шоферы Александр Ижмуков сак астында калдырды. Бу фаҗигадә 14 кешенең гомере өзелгән иде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Исегезгә төшереп үтәбез, Самара - Ижевск маршруты буенча юл тоткан, 2 июльгә каршы төндә һәлакәткә юлыккан "Неоплан" автобусы тулысынча янып беткән иде. Урында 14 кеше, шул исәптән дүрт бала һәлак була. Моннан тыш 15 кеше зыян күрә, аларның 12се хастаханәгә озатыла.
Автобуста барлыгы 29 кеше була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев