Зәй фаҗигасын тикшерү эше тәмамланган
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү департаменты 2 июль көнне Зәй районында булган куркыныч аварияне тикшерү эшен тәмамлаган. Чаллы - Әлмәт юлында килеп чыккан һәлакәттә Самарадан Ижауга баручы автобустагы 14 кеше һәлак булган иде.
Тикшерүчеләр фикеренчә, гаепләнүче тизлекне арттырган, юл һәм һава шартларын исәпкә алмаган, тиешле араны сакламаган һәм алда баручы МАН йөк машинасына килеп бәрелгән. Хокук саклаучылар тикшерү барышында төрле төбәкләрдә күп санда экспертиза уздырган һәм сорау алган. Россиянең генераль прокуроры урынбасары раслаган тикшерү эшен Зәй шәһәре судына юллаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев