Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Зоояклаучылар хәрәкәте: Конституциядә хайваннарны яклау турында төзәтмә - зур адым

Хайваннар Россиянең әйләнә-тирә мохите һәм табигый байлыклары кебек сакланырга тиеш.

Россия Конституциясенең хайваннарны яклауга кагылышлы 114нче маддәсенең яңа редакциясе — илнең җитди адымы. «Татар-информ»га «Зоокайгырту» приюты вәкиле Эвелина Скрипочкина әнә шундый фикердә торуын әйтте.

«Хайваннарны яклау турындагы төзәтмәне) — Конституциядә беркетелүе зур адым. Бездә әйләнә-тирә мохит, табигый байлыкларыбыз кыргый һәм йорт хайваннарыннан һәрчак аерып каралды», — диде Скрипочкина. 

Хәзер хайваннар дөньясы проблемаларына битараф булмаган кешеләргә хайваннарга карата мөнәсәбәт кешелекле булырга тиеш, дигән җитди дәлилләр китерергә туры килә. Әмма эксперт шулай да илнең Төп законына «җаваплы» урынына «гуманлы» мөнәсәбәт сүзен кертергә кирәк, дип саный.

Реклама

«Кемдер, башка шәһәргә күчсә һәм үзе белән алып китәргә теләмәсә, үзен җаваплы дип санап аны [йорт хайванын] агулап үтерергә яки ыргытып калдырырга мөмкин», — дип искәртте ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев